Татарстанда бер атна эчендә бензинның барлык маркалары кыйммәтләнде
Җәмгыять

Татарстанда бер атна эчендә бензинның барлык маркалары кыйммәтләнде

Татарстанда бер атна эчендә (23-29 июнь) АИ-92, АИ-95, АИ-98 бензиннарына һәм дизель ягулыгына бәяләр артты.

  Татарстанда 23 июньнән 29 июньгә кадәр АИ-92, АИ-95 һәм АИ-98 маркалы бензинга, шулай ук дизель ягулыгына бәяләр артты. Бу хакта Росстат мәгълүматлары дәлилли. Бер атна эчендә бензинның уртача бәясе 67,92 сумнан 68,89 сумга кадәр арткан. Әйтик, АИ-92 бер сумнан артыкка кыйммәтләнде һәм хәзер литры өчен 64,73 сум урынына 65,87 сум тора. АИ-95 литры 70,47 сумнан 71,45 сумга кадәр арткан. АИ-98 премиаль бензины литр өчен 92,95 сумнан 93,60 сумга кадәр кыйммәтләнде. Шулай ук дизель ягулыгы бәясе арткан-литры 78,54 тән 79,41 сумга кадәр.

Чыганак: «Татарстан яңалыклары»

Фото: Татар информ 


Нет комментариев