Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Илмира Галимуллина автор яңалыклары

    • 4 сентябрь 2020 - 11:04
      “Төркиядә татарларны яраталар”
      ди, киләчәген туризм белән бәйләгән якташыбыз Диана Садыйкова.
      427
      0
      0
    • 2 сентябрь 2020 - 08:56
      Зур эшләр алдыннан җитди сөйләшү
      Традицион август киңәшмәсендә районыбыз мөгаллимнәре узган уку елына нәтиҗәләр ясадылар, 2020-2021 уку чорына яңа бурычлар билгеләделәр.
      197
      0
      0
    • 1 сентябрь 2020 - 11:23
      Саба гимназиясендә белем бәйрәме
      Фоторепортаж.
      627
      0
      0
    • 28 август 2020 - 07:58
      Татарстанның иң яхшы гаиләләре хөрмәтләнде
      Узган сишәмбедә Казан Кремлендә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова исеменнән Татарстанның иң яхшы гаиләләре өчен тантаналы кабул итү үткәрелде. Ел саен Республика көне алдыннан була торган хөрмәтләүдә быел безнең районнан Олы Шыңар авылында яшәүче Гөлнур һәм Фәннур Галимовлар гаиләсе катнашты.
      455
      0
      0
    • 26 август 2020 - 14:41
      95 яшь белән котладылар
      Сабабаш авылында яшәүче хезмәт ветераны Мөкәрәмә Сөләйман кызы Сөләйманова 95 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның котлавын кабул итеп алды.
      200
      0
      0
    • 26 август 2020 - 11:26
      Ферма тирәсе - гөлбакча
      Районыбызда ферма биләмәләрен ямьләндерү буенча бәйгегә йомгак ясалды.
      546
      0
      0
    • 21 август 2020 - 16:31
      Район Советының 3нче чакырылыш депутатлары үзләренең соңгы утырышларын үткәрде
      Бүген район хакимиятендә Саба муниципаль районы Советының чираттагы утырышы узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Готыф улы Әхмәтов катнашты. Соңыннан республика һәм район үсешенә зур өлеш керткән хезмәт алдынгыларына Министрлыкның, район хакимиятенең Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләре һәм ТАССР төзелүгә 100 ел юбилей медальләре тапшырылды (фоторепортаж).
      502
      0
      1
    • 21 август 2020 - 11:34
      Юбиляр тәбрикләнде
      Сабада яшәүче хезмәт ветераны Хәлимә Ти­мер­бай кызы Вәлиева 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Пре­зиденты Вла­димир Пу­тинның котлавын кабул итеп алды.
      229
      0
      1
    • 21 август 2020 - 07:52
      Мәктәпкә әзерме?
      Август ае - басуларда гына түгел, мәгариф учреждениеләрдә дә “уракның” иң кызган чоры. Мәктәпләрдә укулар башланырга төгәл 10 көн вакыт калып бара.
      444
      0
      0
    • 19 август 2020 - 13:28
      Яңа ел башлана
      Мөселман календаренең беренче ае булган мө­хәррәм ае җитү белән яңа ел башлана. Быел, 19 нчы август көнне кояш баткач, мөхәррәм ае керү белән, һиҗри буенча 1442 ел башланып китә. Ел хисабы һиҗрәт, ягъни Пәйгамбәребез салләлаһу галә­йһивәссә­ламнең Мәккәдән Мә­динәгә күчү вакыйгасыннан башлана. Чөнки нәкъ менә һиҗрәттән соң дин тотучылар тормышында яңа этап башлана, нурлы Мәдинәдә кечкенә булса да, беренче Ислам дәүләте барлыкка килә, дөньяда беренче мәчет төзелә.
      195
      0
      0
    • 19 август 2020 - 10:55
      “Туган телемне чит илләргә танытасым килә”
      Татар телен камил белгән кешегә чит телләрне өйрәнү күпкә җиңел ди Булат.
      278
      0
      0
    • 17 август 2020 - 14:17
      Сабаның янгын сүндерү бүлеге тарихы
      Сабаның 129 номерлы янгын сүндерү бүлеге. Үткән гасырның 1920 нче еллар башында Байлар Сабасы авылында янгын сүндерүчеләр булып нибары ике кеше - Галләм Хуҗин һәм Абдулла Сабиров эшли. Ул вакытта янгын сүндерү бүлеге булмый. Янгын сүндерүчеләр Йосыф исемле кешенең шәхси йортында торалар (хәзер бу урында хәзерләүләр конторасы кибете урнашкан). Берничә елдан соң алты кешедән торган чын янгын командасы оештырыла, команда башлыгы итеп Котдус Латыйпов билгеләнә.
      351
      0
      0
    • 14 август 2020 - 11:38
      “Тел бетсә, милләт бетә...”
      Арча шәһәрендә Та­­­тар­стан Респуб­ли­­­касы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үс­терү мәсьәләләре ко­миссиясенең күчмә уты­рышы узды. Арча, Әт­нә, Балтач, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара, Мамадыш, Питрәч, Балык Бистәсе, Теләче районнары башлыклары белән үткәрелгән киңәшмәдә Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов җитәкчелегендә мәга­риф идарәсе, мәдәният бүлеге җитәкчеләре, массакүләм матбугат чаралары вәкилләре катнашты.
      212
      0
      1
    • 14 август 2020 - 10:53
      Бәхетле картлык кичерә
      13 августта Сабабаш авылында туып үскән һәм хәзерге вакытта Сабада яшәүче Тәкмилә Шәфигулла кызы Халикова 95 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Котлавын кабул итте.
      339
      0
      0
    Реклама