13 май 2020 яңалыклары
-
Быел унберенче сыйныф укучылары бары тик ике фәннән имтихан тапшырачак
Имтихан тапшыру көннәре әлегә билгесез, әмма якын арада аның төгәл срокларын әйтәчәкләр.
-
Түбән Шытсу авыл җирлеге яңалыклары
Түбән Шытсу авыл җирлегендә өмәләр оештырылды.
-
Республика Прокуратурасы үзизоляция режимын бозган өчен, ике кунакханә эшчәнлеген туктату буенча кисәтү ясады
Социаль челтәрләрдәге үз аккаунтларында әлеге кунакханәләр үзләрендә күңел ачу чаралары оештыру мөмкинлеген тәкъдим иткәннәр.
-
Татарстан прокуратурасы битлек һәм перчаткаларны кайда кияргә икәнен аңлатты
Кагыйдә бозучыларга бер меңнән утыз мең сумга кадәр штраф яный.
-
Зөфәр Шәйхетдиновның тууына – 80 ел
Әгәр исән булса, районыбыз шагыйре Зөфәр Гәрәй улы Шәйхетдиновка бүген 80 яшь туласы иде. Рәхимсез үлем аны 2015 елда, гыйнвар аеның соңгы җомгасында арабыздан алып китте. Тормышка гашыйк шәхеснең ун меңнән артык шигыре әдәбият сөючеләргә күңел хәзинәсе булып калды. Әсәрләре вафатыннан соң “Илһам”нәшриятында басылып чыккан биштомлыкка кертелде. Исән чагында “Яратам мин сине, Җирем”, “Тургаем”, “Ана сүзе” дигән китаплары дөнья күрде.
-
Бердәм дәүләт имтиханын уздыру вакыты кичектерелә
Студент булырга җыенмаган укучыларга бердәм дәүләт имтиханын тапшырмыйча да аттестат бирәләр.
-
Лесхоз интернат-йортында хезмәт терапиясе
Социаль эш буенча белгеч Л.Р. Вәлиева җитәкчелегендә Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты территориясен төзекләндерү буенча хезмәт терапиясе үткәрелде.
-
Быел тугызынчы сыйныф укучыларына мәҗбүри имтиханны уздырмау планлаштырыла
Россия Мәгариф министрлыгы шундый карар кабул итте.
-
Ростсельмаш үз техникасының иң яхшы операторларын җиңел автомобильләр белән бүләкли
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Ростсельмаш компаниясе «Ставим рекорды вместе» («Бергәләп рекордлар куябыз») программасының старты турында игълан итә, нәтиҗәләр буенча иң яхшы 30 хуҗалык бүләккә 2020 елгы LADA 4×4 Urban 3D автомобильләре алачак.
-
Хезмәт бәхет китерә
2 майда Түбән Утар авылында яшәүче Корбангали Шәйморза улы Шәйморзин 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Котлавын кабул итеп алды. Гаиләдә бишенче бала булып туган Корбангали абыйның да балачагы авыр елларга барып тоташа.
-
Һәйкәл булып кайтты батырлар...
9 май көнне Көек, Татар Икшермәсе, Иске Икшермә авылларында Бөек Ватан сугышында Җиңү яулап кайтканнар һәм яу кырында ятып калганнар истәлегенә һәйкәл-монументлар ачылды.
-
Татарстан табиблары узган тәүлектә Covid-19 белән авыруның 87 очрагын ачыклаган
84 пациент республикада авыручылар белән элемтәдә булган.
-
Татарстанда паркларга һәм скверларга барырга мөмкин
Инфекция таралуны булдырмый калуга юнәлдерелгән чаралар мәҗбүри булып кала.
-
Түләнмәгән 20 штраф
Сабаның Кол Гали урамында ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторлары полиция хезмәткәрләре катнашында исерек хәлдә транспорт чаралары белән идарә итүчеләрне ачыклау максатында “Тоннель” операциясе үткәрделәр. Чара барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән 7 йөртүчегә беркетмә төзелде. Шуларның берсенең автомобиль йөртү хокукыннан мәхрүм ителә торып, руль артына утыруы ачыкланды.
-
Татарстанда авыл кешеләре яллау шартнамәсе буенча торак алырга мөмкин, ә 5 елдан соң аны – хакыннан 10%ка, 10 елдан соң хакыннан 1%ка сатып ала алалар
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2020 елдан Татарстанда «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программада, аерым алганда, авыл халкын сатып алырга хәленнән килерлек һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыру, кадрлар потенциалын үстерү һәм инфраструктураны үстерү һәм башкалар күздә тотыла.