Юл газабы- гүр газабы, дип белми генә әйтмәгәннәрдер борынгылар. Юлсызлык бәгырьне өзә. Сабага барып кайтам да, үзебезнең урамга керү белән, моннан 70 ел элек мәрхүм булган әтием искә төшә, тагын яралар кузгала. Чиләбе шәһәрендә туган бала бит мин. 1941 елда сугыш башланганда әти шахтада эшли иде, мине- бер яшьлек һәм 40 көнлек сеңлем Әминәне әни белән авылга кайтарып куя. Үзе берничә көннән фронтка алына. Ялангач өй, ашарга 1 кашык он, ягарга бер кисәк утын юк. Менә яшә син шунда «аяксыз» ике бала белән.