29 ноябрь 2021 яңалыклары
-
29 ноябрь 2021 - 16:52Юлбат мәдәният йортында Рабит Батулланың "Кичер мине әнкәй" мелодрамасы тәкъдим ителде27 нче ноябрь көнне Юлбат мәдәният йортында "Театр яктылыкка, нурга илтә" район конкурсы кысаларында спектакль куелды. Тамашачылар игътибарына Рабит Батулланың "Кичер мине әнкәй" мелодрамасы тәкъдим ителде.
-
29 ноябрь 2021 - 16:3430 ноябрьгә һава торышы30 ноябрьдә Татарстанда болытлы һава торышы була. Җепшек кар һәм яңгыр явачак. Кайбер районнарда буран, бозлавык булачак, томан төшәчәк Көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, урыны белән 22-25 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -2..+3˚, көндез 0..+5˚ градус. Юлларда бозлавык.
-
29 ноябрь 2021 - 15:58Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре “Әнием – кояшым минем” дигән бәйрәм кичәсе үткәрделәрКичә авыл җирлеге башлыгы Мәүлетов Булат котлавы белән башланып китте. Шулай ук үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның җырлары, шигырьләре яңгырады, “Дубая” халык уен кораллары ансамбле дә чыгыш ясады. Ә мәктәптә укучы балалары булган әниләр белән “Татарча сөйләшәбез” дип аталган интеллектуаль уен – тапшыру оештырылды. Уен 3 теманы берләштерде: “Туганнар”, “Җиләк – җимеш”, “Социаль челтәр”. Әниләр үзләренең балалары белән ике төркемдә уйнадылар.
-
29 ноябрь 2021 - 15:24Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителдеБүген кич, шулай ук иртәгә көндез Татарстанда көчле җил булачак. Карлы яңгыр һәм яңгыр явачак. Юлларда бозлавык барлыкка киләчәк, томан булачак, дип кисәтә синоптиклар.
-
29 ноябрь 2021 - 14:49Кече Шыңар авыл мәдәният йортында "Әниләр мәхәббәте безне җылыта” дип исемләнгән әдәби–музыкаль кичә үткәрелдеБәйрәмне алып баручы кунакларны иң изге көн, мәхәббәт, игелеклелек һәм зирәклек бәйрәме белән котлады, соңыннан кунакларны Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы котлады. Балалар һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар кунакларга дулкынландыргыч шигырьләр һәм җырлар бүләк иттеләр, чәй өстәле артында күңелле конкурслар, сәхнәдә чыгышлар истә калырлык булды һәм катнашучыларның кәефен күтәрделәр.
-
29 ноябрь 2021 - 14:09Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Республика байрагы көне белән котладыБәйрәм хөрмәтенә Казан телебашнясы Татарстан байрагы төсенә керәчәк.
-
29 ноябрь 2021 - 13:39Иштуганда "Ягез әле, әниләр!" дип аталган әниләр көненә багышланган чара узды26 нчы ноябрь көнне Иштуган авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Ягез әле, әниләр!" дип аталган әниләр көненә багышланган чара уздырды. Бәйрәм балалар чыгышы белән башланып китте. Алар яраткан әниләре һәм әбиләре хөрмәтенә матур җырлар башкардылар. Чарада 5 әни катнашты, аларга балалар ярдәм итте. Нәтиҗәләр ясау өчен тамашачылар арасыннан компетентлы жюри әгъзалары сайланды.
-
29 ноябрь 2021 - 11:32Сабада гади пневмо-ракеталар буенча зона ярышлары уздыРеспублика мәктәптән тыш эшләр үзәгенең 2021-2022 нче уку елына план-графигы нигезендә Балалар иҗат үзәге белән берлектә 26 нчы ноябрь көнне Икшермә кадет мәктәп-интернаты базасында гади пневмо-ракеталар буенча зона ярышлары булып узды. Әлеге ярышларда Арча, Алексеевск, Кукмара һәм Саба районнарыннан укучылар катнашты. Саба районы командасы уңышлы чыгыш ясап, командалар арасында 1 нче призлы урынга лаек булды.
-
29 ноябрь 2021 - 10:25Бүген Татарстан Дәүләт флагы кабул ителүгә утыз ел тулаСоңгы өч дистә елда республиканың гамәлдәге флагы һәм гербы Татарстан белән нык ассоциацияләнә башлады, алар илнең социаль-икътисади һәм мәдәни тормышында аның әйдәп баручы ролен күрсәтә. Әмма яшел-ак-кызыл триколор Татарстанның беренче флагы түгел. Татар халкының һәм Татарстан Республикасының дәүләтчелеге тарихы музее экспозициясендә Октябрь революциясе чорыннан башлап, ТАССР төзелгәч, Дәүләт символының этаплап эволюциясе тәкъдим ителә.
-
29 ноябрь 2021 - 08:5127 ноябрь көнне Саба районы мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган бәйрәм үтте27 ноябрь көнне Саба районы мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган чара үтте. Бәйрәмне Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Рәхимҗан ул Зәкирҗанов ачып җибәрде.
-
29 ноябрь 2021 - 07:53Түбән Кама һәм Казан хоккей командалары каршылыгында «Ак Барс» җиңде«Ак Барс» 0:2 исәбенә җиңелеп барды һәм өченче периодның соңгы секундында исәпне тигезләштерә алды.