26 февраль 2020 яңалыклары
-
Татарстанда өлкәннәрне карау буенча яңа хезмәтләр кертеләчәк
Агымдагы елда өлкәннәр һәм сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көндезге стационардан һәм тернәкләндерү җиһазларын прокатка алып файдалана алачак.
-
Татарстанда балалар музейларга күбрәк йөри башлаган
2019 елда 1,4 млннан артык бала музейда булган.
-
Нәни Дилиягә зур бүләк
2020 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда “Сабый тартмасы” (“Коробка малыша”) социаль проекты гамәлгә ашырыла башлады. Аның кысаларында керемнәре уртача яшәү минимумыннан артмаган гаиләләрдә туган сабыйларга бала өчен мөһим булган 14 төрле кирәк-яраклар җыелмасы бирелә. Узган атнада әлеге бүләк районыбызда беренчеләрдән булып Сабада яшәүче Гөлсирень һәм Илшат Гайнуллиннарга өченче сабыйлары туу уңаеннан тапшырылды.
-
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл мәктәпләре укучыларын «АгроНТИ-2020» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл мәктәпләре укучыларын «АгроНТИ-2019» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра, конкурс 5 – 10 сыйныф укучылары арасында өч яшь категориясе һәм түбәндәге дүрт юнәлеш буенча уздырыла:
-
ТАССРның 100 еллыгына багышланган «100 легендар бренд»ның 1 этабы җиңүчеләре билгеле
1 марттан 31 мартка кадәр халык тавыш бирүенең икенче этабы узачак, анда тагын 43 бренд, һәр районнан берәр, сайлап алыначак.
-
Өчесе дә җиңүче!
Кукмарада “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика фестиваленең зона сайлап алу туры узды.
-
Тәлгат Самат улы Нәҗмиевны искә алу кичәсенә чакырабыз!
28 февраль көнне 10.00 сәгатьтә район мәдәният йортында язучы-публицист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, республика журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге бүләге лауреаты, “Саба таңнары газетасына 27 ел мөхәррирлек иткән Тәлгат Самат улы Нәҗмиевның якты истәлегенә багышланган искә алу кичәсе була. Аның белән күп еллар иҗадый хезмәттәшлектә булган матбугат әһелләре килүе көтелә. Чарада Тәлгат Нәҗмиевның иҗат һәм тормыш юлына багышланган күргәзмәләр оештырыла, мастер-класслар үткәрелә.
-
Иҗтимагый палата әгъзасы: Укытучының роле кимү җәмгыять иминлегенә йогынты ясаячак
Педагогларның намусын һәм абруен яклау өчен закон инициативалары гына җитми.
-
Миңнеханов Карадениз белән спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше турында фикер алышты
Легендар төрек футболчысы Татарстан Президентына шәхси автографлы спорт майкасын бүләк итте.
-
Кириенко «Россия лидерлары. Сәясәт» яңа бәйге игълан ителгәнлеген әйтте
Бәйге Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча үткәрелә.
-
Мамадышта җиңделәр
Үткән атнада Мамадыш шәһәрендә чаңгыда узышу буенча мөмкинлекләре чикле спортчыларның республика чемпионаты һәм беренчелеге үткәрелде. Ярышның тантаналы ачылышында якташыбыз, параолимпия уеннары чемпионы Рушан Миннегуловны билгеләп үттеләр. Ул шул көнне генә Мәскәүдә уздырылган Россия чемпионатыннан кайтты. Бу юлы Рушан спринтта 1нче урынны ала һәм 7,5 километрга классик йөрештә 3нче нәтиҗә күрсәтә.
-
Ике сәгатькә – 18 беркетмә
Узган шимбәдә Сабаны урап узучы юлда кичке 7дән 9 сәгатькә кадәр уздырылган “Тоннель” операциясе барышында 100дән артык автомобиль тикшерелде. Шуларның 18е юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылды
-
Миңнеханов Karba Otomotiv башлыгы белән махсус техника проекты турында сөйләште
Татарстан Президенты Татарстан Хөкүмәте Йортында Төркия Республикасы вәкилләрен кабул итте.
-
БДИнең берние юк әзерләнгән балага
Бердәм дәүләт имтиханнарының ни дәрәҗәдә катлаулы яки җиңел булуын үз иңнәрендә татып карау йөзеннән ата-аналар 18 февральдә Саба гимназиясе базасында ата-аналар тарих фәненнән “сынау тотты”.
-
Фәйзелхак Ислаев: Татар телендә укыту булмагач, руслашу процессы көчәя
Тарихчы үзе туган Пермь төбәген мисал итеп китерде.