Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өчесе дә җиңүче!

Кукмарада “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика фестиваленең зона сайлап алу туры узды.

Бәйгенең әлеге этабында Саба, Балык Бистәсе, Лаеш, Биектау, Арча, Әтнә, Теләче, Балтач, Питрәч, Кукмараның берсеннән-берсе гүзәл хатын-кызлары, күркәм ир-егетләре көч сынашты.

Безнең районнан “Өченче буын героинясы” номинациясендә Явлаштау авылында яшәүче, инде 10нчы дистәсен түгәрәкләп килүче “бал әбиебез”- Фәүзия апа Сабирова,  “Ир-ат лидер” да-  район мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Заһидуллин, “Бизнес леди” номинациясендә “Саба сувенирлары” гаилә остаханәсе җитәкчесе Лилия Вафина катнашты. Фәүзия апаны якларга бөтен авыллары белән кузгалып килгәннәр диярсең. Сәхнәгә балалары, туганнары, авылдашлары чыгып, киләсе елга 100 яшен түгәрәкләүче (Аллаһ насыйп итсен!) умартачы әбиебезне чәчәк бәйләмнәренә күмделәр. Рөстәм Заһидуллинның чыгышында да җитәкчеләрен якларга килгән мәдәният хезмәткәрләре, биюче балалар сәхнәгә генә сыймыйча, тамаша залына ук төштеләр. Бу бәйгенең финалында иң эффектлы, тәэсирле чыгыш буларак истә калды. Чигү  эшләре белән танылган Лилия Вафина чиккән мендәрләр дә Кукмара сәхнәсендә “биеде” бу көнне, биюче кызлар кулында кәтүкләр, җепләр дә хәрәкәткә килде. Кыскасы, Кукмара сәхнәсен “дер селкетте” сабалылар. Өч кандидатыбызның чыгышы да жюри тарафыннан иң яхшылары дип бәяләнде.Соңыннан барысына да “Татарстан хатын-кызлары” республика иҗтимагый оешмасы дипломнары   һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Алда- конкурсның республика этабы.

Фоторепортаж: http://saby-rt.ru/news/fotoreportazhlar/kukmarada-el-khatyn-kyzy-el-ir-aty-khatyn-kyz-karashy-bygesene-zona-tury-tte

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев