Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Кукмарада “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” бәйгесенең зона туры үтте

    Кукмарада “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика фестиваленең зона сайлап алу туры узды. Бәйгенең әлеге этабында Саба, Балык Бистәсе, Лаеш, Биектау, Арча, Әтнә, Теләче, Балтач, Питрәч, Кукмараның берсеннән-берсе гүзәл хатын-кызлары, күркәм ир-егетләре көч сынашты. Безнең районнан “Өченче буын героинясы” номинациясендә Явлаштау авылында яшәүче, инде 10 дистәсен түгәрәкләп килүче Фәүзия апа Сабирова, “Ир-ат лидер” номинациясендә- район мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Заһидуллин, “Бизнес леди” номинациясендә “Саба сувенирлары” гаилә остаханәсе җитәкчесе Лилия Вафина җиңү яуладылар. Котлыйбыз!

    Фоторепортаж.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: