Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Фоторепортажлар

"Кояшкай" - кояш иле [+фоторепортаж]

Җәйге каникуллар башлануга, районда 17 мәктәп яны лагере 583 балага үз ишекләрен ачты. "Кояшкай"да -60, профильле стационар лагерьларда 40 бала ял итә.

Июль-август айларында тагын 100дән артык укучы файдалы ял белән тәэмин ителәчәк.

Гомумән, җәй балаларда бик матур кичереш-тәэсирләр калдырачак. Хәзерге көндә Кара диңгез буенда ял итүче Саба гимназиясе укучылары Әдилә Закирова белән Алсинә Хәйбриева өйләренә шалтыратып, шатлыкларын әйтеп бетерә алмыйлар. "Сәләтле укучылар өчен каралган юллама белән җибәрдек кызны. Анапа бик ошаган, көн саен су коенырга, экскурсияләргә йөрүләрен, үзенчәлекле чаралар оештыруларын әйтә. Рәхмәт җитәкчеләргә",- ди Әдилә­нең әнисе Гөлсу Закирова.
Чыннан да, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм төбәк җитәкчеләре балаларның сәламәтлеген кайгырту, ялын оештыру өчен тиешле шартлар булдыруга зур әһәмият бирә. Республика Президентының уникаль программаларының (ә алар 30га якын) берсе нәкъ менә шушы өлкәгә юнәлдерелгән. Кризис булуга карамастан, һәр программаның финансланып торган көне.
Әйтик, районга балаларны профильле лагерьларда ял иттерү өчен республика бюджетыннан 6,834 миллион сум акча бүленгән. Ата-аналар кесәсеннән чы­га торганы миллионга да тулмый. "Июльдән "Кояшкай"да балаларның "Сәләт" сменасы башлана. Урыннарга гаризалар алынып бетте инде. Баласына 20 көн өчен 2111 сум түләп ял иттерү мөмкинлеген файдаланырга теләүчеләр күп иде",- ди Балалар иҗат үзәге директоры Венера Хәбибрахманова.
Аз керемле гаиләләрдәге балалар өчен гомумән түләүсез ял каралган. "Безнең юнәлеш буенча балаларны лагерьларга җибәрү июньнән башланды. Июль аенда "Крутушка"га - ике атнага 10 баланы, Мари Эльдагы "Лесная сказка" шифаханәсенә - 24 көнгә шулай ук 10, августта Мамадыштагы "Берсут" ял базасына тагын 10 баланы җибәрәчәкбез. Юллама бәясе 14 мең сум тәшкил итә. Аз тәэмин ителгән гаиләләр шуның бер тиенен дә түләми. Шулай ук социаль киеренке хәлдә калган гаиләләр дә, белешмә юллап баласын әлеге лагерьларга җибәрә ала",- ди "Балкыш" үзәге бүлекчә мөдире Энҗе Баһманова.
Соңгы елларда 14яше тулган укучылар җәйге каникулда районның төрле оешма-предприятиеләрендә эшкә урнашып, үзләрен хезмәттә сынап карыйлар. Хезмәт лагерьлары нәкъ менә шул максатларны күздә тотып, укучыларның вакытларын файдалы гамәлләргә сарыф итү, яшьтән хезмәт тәртибенә өйрәтүгә юнәлтелгән. Район мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Гөлнар Шәфыйкова әйтүенчә, көндезге лагерь программалары балаларның яшь үзенчәлекләрен искә алып төзелгән. Аларда укучыларга хәрби-патриотик, туган якны өйрәнү, лингвистик, сәнгати-эстетик һәм физкультура-спорт, рухи-әхлакый тәрбия бирү юнәлешендә төрле мавыктыргыч чаралар, акцияләр оештырыла. Шулай ук 2014-2015 уку елы физика елы дип игълан ителгәнлектән, физика профильләрендә эшчәнлеккә нык басым ясала. Лагерь программасында график нигезендә "Нарат" боз сарае, бассейнга бару, райондагы тарихи яктан истәлекле урыннарга, музейларга сәяхәт оештырыла.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев