Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

Ярдәм күрсәтү зарури

20 февральдә Питрәч районында республика агросәнәгать комплексы эшчәнлегенең 2012 ел нәтиҗәләре һәм киләсе язгы кыр эшләре чорына бурычлар буенча семинар-киңәшмә узды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясендә район башлыгы Рәис Миңнеханов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин катнашты. Коллегиянең пленар өлеше районның мәдәният йортында республиканың барлык районнары вәкилләре катнашында видеоконференция режимында барды. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика сөт җитештерү буенча Россиядә - 1нче, ә ашлык җыеп алу буенча - бишенче. "Соңгы елларда ТР агросәнәгать комплексында стратегик юнәлеш - эре авыл хуҗалыгы берләшмәләрен үстерү, уңыш уңмау һәм Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе белән бәйле рәвештә җитди проб­лемалар туды. Шуңа күрә хәзер крестьян-фермерлык хуҗалыкларын үстерү һәм шәхси хуҗалыкларга ярдәм күрсәтү зарури, дип саный республика башлыгы. "Бу мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмау мөһим. Агро­сәнәгать комплексының барлык юнәлешләренә дә игътибар бирергә кирәк", - диде ул.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, быел терлек азыгы җитештерүгә аерым игътибар бирү кирәк. Ел ярымлык запас булырга тиеш. Моның өчен корылыкка чыдам культуралар чәчү өчен чәчүлек мәйданнары структурасын карарга кирәк, анда начар һава шартларына карамастан яхшы уңыш алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев