Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Ноябрь бәйрәмнәре белән!

Хөрмәтле райондашлар! Сезне дәү­ләтебезнең төп бәйрәмнәре – Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарс­тан Респуб­ликасы Конституциясе көне белән ихлас котлыйбыз.

Яшебез, динебез, һөнәребез, тормыштагы омтылышларыбыз төрле булуга карамас­тан, без барыбыз да – кече һәм олы Ватаныбыз язмышы өчен  җаваплылык тоеп яшәүче бердәм халык. Шуңа күрә әлеге ике бәйрәм дә һәрберебез өчен мөһим. Бу – үткәнебезне, бүгенгебезне һәм киләчәгебезне бергә бәйләүче тарихыбыз нигезе. Барыбыз да әби-бабаларыбыз традицияләрен саклап калу һәм төрле телләрдә сөйләшүче кешеләрнең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен  хөрмәт итү ягында. Халык­лар бердәмлеге Бөек Ватан  сугышы  елларында бәяләп бетергесез зур роль уйнады һәм  татулык ул тыныч тормышта да нык кирәк. Ә җирле үзидарә үсеше һәм һәр кешенең иминлек нигезе, җөмһүриятебезнең төп кануны булган Татарстан Республикасы Конституциясе көненең әһәмиятен быел ТАССРның 100 еллыгы алдыннан аеруча нык тоеп билгеләп үтәбез. 1920 елда Татарстан  автономияле Республикасы төзелмәсә, төп кануныбыз  турында  сүздә кузгата  алмас  идек.  Барыбызда да  матур киләчәккә ныклы ышаныч яшәсен, Конституциядә гарантияләнгән хокукларыгыз яклансын. Сезгә нык сәламәтлек һәм иминлек телибез! Хезмәтегездә һәм эшләрегездә уңышлар юлдаш булсын, гаиләләрегездә тынычлык һәм татулык саклансын!

Саба  муниципаль районы  Советы һәм башкарма  комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев