Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Чистайда ир-ат хатыны күз алдында янып үлгән

Янгын бүген көндез шәхси йортта булган.

Чистайда өлкән яшьтәге ир-ат хатыны күз алдында янып үлгән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Шәхси йортта янгын турындагы хәбәр бүген көндез ашыгыч хезмәтнең бердәм номерына килгән.

Гадәттән тыш хәл урынына 67нче янгын-сүндерү коткару часте хезмәткәрләре килгән. Янгын йорт ишеген һәм янкорылманы чорнап алган.

Йорт хуҗабикәсе йорт эчендә ире калуын белдерә. Ир-ат урын өстендә авырып яту сәбәпле, үзе чыга алмаган.

Янгын сүндерүчеләр йортны тикшергәннән соң бүлмәдә ир-атны тапканнар. Аны, урамга алып чыгып, ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырганнар. Табиблар аның үлемен раслаган.

Соңрак ачыкланганча, янгында калып гомере өзелгән ир-атның хатыны бакчада булган һәм янгынны соң күреп алган.

Фото: https://pixabay.com | mrNilssen

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев