Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Район китапханәсе балалар китапханәсе белән берлектә “Халык хәтере мәңгелек” дигән хәтер көне үткәрделәр

"Һәр елны 22 июнь көнне китапханәчеләр үсеп килүче буынны сугыш башланган көн белән таныштыралар. Район китапханәсе балалар китапханәсе белән берлектә “Халык хәтере мәңгелек” дигән хәтер көне үткәрделәр.

Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Рәкыйп кызы Билалова китап укучылар игътибарына сугыш елларының фото карточкаларын  тәкъдим итеп күзәтү ясады һәм сугыш чорын сөйләп узды.  Чара  Аяз Гыйләҗевның “Язгы кәрваннар” әсәреннән тере күргәзмә белән дәвам итте. Шулай ук укучыларга  “Блокада ипие” турында сөйләп уздылар һәм аларга ипидән авыз итәргә тәкъдим ителде. Чарабызның төп кунагы  сугыш чоры баласы Рәкыйбә Кәшит кызы Гатауллина булды.  Рәкыйбә апа, укучыларга сугыш чорының авыр заманаларында урманын да кискәнен, субаен да какканын, Мәскәү янында торф та чыгарганын сөйләп узды.Чара ахырында Рәкыйбә апа барлык катнашучыларга изге теләкләрен теләп калды", - дип хәбәр итә Ә.Каримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев