Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба районында ЕГАИС системасы эшли

2016 елның 1 гыйнварыннан закон нигезендә аракы һәм шәраб сәүдәсе дәүләт контроль системасына алынды. Ягъни бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы (ЕГАИС) спиртлы эчемлекләрне җитештерүдә һәм сатуда аерым күзәтчелек итә. Гади итеп әйткәндә, спиртлы эчемлекләрне җитештерү һәм сатуда дәүләт контролен тәэмин итүче программа эшли башлады. Аның нәтиҗәсендә рәсми рәвештә җитештерелә торган...

2016 елның 1 гыйнварыннан закон нигезендә аракы һәм шәраб сәүдәсе дәүләт контроль системасына алынды. Ягъни бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы (ЕГАИС) спиртлы эчемлекләрне җитештерүдә һәм сатуда аерым күзәтчелек итә. Гади итеп әйткәндә, спиртлы эчемлекләрне җитештерү һәм сатуда дәүләт контролен тәэмин итүче программа эшли башлады. Аның нәтиҗәсендә рәсми рәвештә җитештерелә торган һәр шешә спиртлы эчемлек исәпкә алына. Әлеге законның төп максаты - «суррогат» спиртлы эчемлекләр белән көрәшү. Соңгы елларда ялган спиртлы эчемлекләр куллану төрле аяныч нәтиҗәләргә китерде.

Район халкы игътибарына: әгәр «суррогат» эчемлекләрен сату очраклары ачыкланса, 89172661575 (район башкарма комитеты җитәкчесе) һәм 89274577015 номеры белән икътисад бүлегенә хәбәр итүләрен сорыйбыз. Хәбәр чынбарлыкка туры килгән очракта 5 мең сум күләмендә кызыксындыру чарасы каралган. Үзебезнең сәламәтлекне фәкать үзебез генә кайгырта алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев