Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Адмирал"дагы янгында һәлак булган 17 кешенең мәете җирләү өчен туганнарына тапшырылган

Бүгенге көнгә Республика суд-медицина экспертизасы бюросы "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгында һәлак булучыларның үлем турындагы 17 таныклыгын биргән, 17 мәет җирләү өчен туганнарына тапшырылган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы. "Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика суд-медицина экспертизасы бюросы"на 14 җәсад һәм 3 гәүдә өлеше китерелгән, тикшерелгән һәм шәхесе ачыкланган....

Бүгенге көнгә Республика суд-медицина экспертизасы бюросы "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгында һәлак булучыларның үлем турындагы 17 таныклыгын биргән, 17 мәет җирләү өчен туганнарына тапшырылган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.

"Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика суд-медицина экспертизасы бюросы"на 14 җәсад һәм 3 гәүдә өлеше китерелгән, тикшерелгән һәм шәхесе ачыкланган. Бу эштә Судмедэкспертиза бюросының 24 хезмәткәре катнашкан. Республика онкология диспансерының Атом-төш медицинасы үзәгендә һәлак булучыларның туганнары белән Федераль миграция хезмәте, ЗАГС идарәсе һәм хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләре эшләгән.

12 марттан алып Республика суд-медицина экспертизасы бюросы һәм Республика онкология диспансерының Атом-төш медицинасы үзәгендә Казанның ике ашыгыч медицина ярдәме бригадасы кизү торган. Республика психиатрия хастаханәсенең 7 психолог-психиатрия бригадасы гадәттән тыш хәлдә зыян күрүчеләргә ашыгыч ярдәм күрсәтелгән медицина оешмаларында, суд-медицина экспертизасы үткәрү урыннарында психологик ярдәм күрсәткән. 63 кеше психологик ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X