Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Азалия Зиннәт ябыгу серен чиште

Эстраданың популяр җырчысы Азалия Зиннәт озак вакыт югалып торды да, сәхнәгә бөтенләй башка образда килеп керде: җырчы "блондинка" булган һәм бик нык ябыккан! Үзе сөйләвенчә, җырчы аспирантураны тәмамлап, кандидатлык диссертациясен яклаган һәм докторлык диссертациясенә әзерләнә икән. - Укуга, гомумән, фәнгә мөкиббән мин. Күп белергә, белемле булырга телим. Хәзерге вакытта Казан...

Эстраданың популяр җырчысы Азалия Зиннәт озак вакыт югалып торды да, сәхнәгә бөтенләй башка образда килеп керде: җырчы "блондинка" булган һәм бик нык ябыккан! Үзе сөйләвенчә, җырчы аспирантураны тәмамлап, кандидатлык диссертациясен яклаган һәм докторлык диссертациясенә әзерләнә икән.

- Укуга, гомумән, фәнгә мөкиббән мин. Күп белергә, белемле булырга телим. Хәзерге вакытта Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында студентларга иҗтимагый-мәдәни эшчәнлек методикасын укытам, - диде Азалия. Ул әледән-әле ил һәм дөнья күләмендәге мөһим чараларда чыгыш ясый. Соңгы елда яңадан-яңа хитлар яздыра башлады. Бу тырышлыклары гадел бәяләнде: узган ел Азалия Зиннәт "Татар җыры" фестивалендә лауреат исеменә лаек булды.

"Гармунчы абыйга" җырының клибында Азалиянең нәфис гәүдәсенә игътибар итми мөмкин түгел. Баксаң, җырчы 4 елда 20 килога ябыккан! "Сәхнә кешесе булгач, гел игътибар үзәгендә йөргәч, без - артистлар һәрвакыт матур булырга тиеш. Шуңа күрә үз өстемдә җитди шөгыльләнә башладым. Ябыгуымның сере: мин дөрес тукланып, сәламәт яшәү рәвеше алып барам. Һәм шушы юлдан тайпылмыйм, хәзер бу режимга ияләндем инде. Аэробика, спорт, йога белән шөгыльләнәм. Соңгысы тыштан гына түгел, эчке дөньяны да үзгәртә. Аннан соң йөрәктә ярату булырга тиеш. Сөйгән кешегә генә түгел, дөньяга, әти-әнигә, үзеңә", - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Азалия Зиннәт.

Җырчы сүзләренчә, ябыгуга кыска вакыт эчендә генә ирешеп булмый. "Ябыгу процессын яшәү рәвешенә әйләндерергә кирәк. Үземә килгәндә, мин яшелчә, җиләк-җимеш, балык, ит ашыйм. Ипи дә ашарга кирәк, чөнки анда кирәкле витаминнар күп. Камыр ризыкларының дөрес пешерелгәнен генә һәм билгеле бер вакытта ашарга кирәк. Мин баллы ризыклардан да баш тартмыйм, Ходай аларны ни өчен биргән соң безгә? Әйткәнемчә, аларны ашау вакытын гына дөрес сайларга кирәк. Һәм, әлбәттә, чамасын белеп кенә тукланырга кирәк. Кеше, гомумән, үзенең организмын тоя белергә тиеш", - дип белдергән җырчы "Интертат.ру" сайтына.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев