Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Берәү 7 төп чыршы кисеп, урман хуҗалыгына 123833 сумлык зыян салган

Телевизорда чыршы сурәтләре күренә башлады. Димәк, Яңа елга да ерак калмый дигән сүз. Ә Яңа ел алдыннан чыршыларга "ау" башлана. Сүз дә юк, бәйрәмнең яшел бизәге йортларны, урамнары матурлый. Әмма рөхсәтсез ярты метрлы чыршы да кисәргә ярамый. Моннан тыш урмандагы агачларны утын, төзелеш материалы итеп кенә күрергә күнеккән кешеләр дә...

Телевизорда чыршы сурәтләре күренә башлады. Димәк, Яңа елга да ерак калмый дигән сүз. Ә Яңа ел алдыннан чыршыларга "ау" башлана. Сүз дә юк, бәйрәмнең яшел бизәге йортларны, урамнары матурлый. Әмма рөхсәтсез ярты метрлы чыршы да кисәргә ярамый. Моннан тыш урмандагы агачларны утын, төзелеш материалы итеп кенә күрергә күнеккән кешеләр дә байтак әле арабызда. Андыйларны вакытында туктатмасаң, урмансыз калуыңны көт тә тор! Әнә берәү (әле суд карары булмаганлыктан, аны Н. дип атыйк) 8 октябрь көнендә Шәмәрдән урманчылыгының Өтернәс авылыннан 1,5 чакрым ераклыктагы кварталына барып, 7 төп чыршыны егып та сала. Аннары, кыңгыр эшен дәвам итеп, киселгән биш агачны "КамАЗ" автомобилендә Шекше пилорамасына китерә. Калган ике төпне өенә алып кайтканда, аны полиция хезмәткәрләре тоткарлый.

Әлеге кыңгыр эше Н.га бик кыйммәткә төшә. Беренчедән, тотылмам дип уйлаган, икенчедән, урманга килгән зыянны исәпләп чыгару өчен Россия Хөкүмәте карары нигезендә билгеләнгән таксаның бик югары икәнлеген белмәгән. Кыскасы, Н.га Саба урман хуҗалыгына зыянны 123833 сум итеп кайтарырга туры килә. Бу кадәр акчага бер "КамАЗ" әзер такта сатып алырга булыр иде. Нишлисең, терсәк якын да бит - тешләп булмый.

Раниф Хафизов, тикшерүче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев