Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе конференциясе үтте [+фото]

Кичә "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе Саба җирле бүлекчәсенең XXII конференциясе (II этап) булды. Аның эшендә барлыгы 101 делегат, партиянең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе урынбасары Марина Несмелева катнашты. Конференциясе район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов алып барды. Бүлекчәнең Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау буенча сайлау кампаниясе үткәрүдә катнашуы турында доклад белән...

Кичә "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе Саба җирле бүлекчәсенең XXII конференциясе (II этап) булды. Аның эшендә барлыгы 101 делегат, партиянең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе урынбасары Марина Несмелева катнашты. Конференциясе район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов алып барды. Бүлекчәнең Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау буенча сайлау кампаниясе үткәрүдә катнашуы турында доклад белән башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Зарипов чыкты. Фикер алышуларда олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Заһидуллин катнашты. Конференциядә җирле бүлекчәнең политсоветы составына үзгәрешләр кертелде. Делегатлар озак еллар сәяси совет сәркатибе булган, бүлекчә сафларын тулыландыруга зур өлеш керткән Тәлгат Нәҗмиевның якты истәлеген бер минут тынлык белән искә алдылар. Конференциядә политсоветның яңа әгъзалары итеп яшерен тавыш бирү юлы белән Эльмира Исмәгыйлова һәм Гөлчәчәк Хуҗина сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев