Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел районда “Гриппол”, “Гриппол плюс” вакцинасы 7995 кешегә ясалачак

Көзнең яңгырлы, салкын, шул ук вакытта дымлы һава торышы сакланган чорында салкын тиеп авыру очраклары да еш күзәтелә. Кискен респиратор вирус инфекцияләре (ОРВИ) бер кешедән икенчесенә һава-тамчы юллары аша күчә. Саба үзәк хастаханәсенең табиб-эпидемиологы Резеда Фәттахова әйтүенчә, һәр атнаны хастаханәгә мөрәҗәгать иткән авыруларның 20-25енә ОРВИ диагнозы куела. Көннәр салкынаю белән...

Көзнең яңгырлы, салкын, шул ук вакытта дымлы һава торышы сакланган чорында салкын тиеп авыру очраклары да еш күзәтелә. Кискен респиратор вирус инфекцияләре (ОРВИ) бер кешедән икенчесенә һава-тамчы юллары аша күчә. Саба үзәк хастаханәсенең табиб-эпидемиологы Резеда Фәттахова әйтүенчә, һәр атнаны хастаханәгә мөрәҗәгать иткән авыруларның 20-25енә ОРВИ диагнозы куела. Көннәр салкынаю белән грипп дигәннәре дә ерак йөрми. Һәркемгә үз сәламәтлегенә җитди карап, чир баш калкытканчы саулыкны үз вакытында кайгырту зарур. Табиблар әйтүенчә, гриппны кисәтүнең иң нәтиҗәле чарасы -гриппка каршы прививка ясату. Быел районда "Гриппол", "Гриппол плюс" вакцинасы 7995 кешегә ясалачак. Әлеге препаратлар өч төрле вируска каршы торырга, иммунитетны күтәрергә ярдәм итә. Бүгенге көндә 4417 кеше, шул исәптән 690 мәктәп яшендәге бала вакцина ясатып өлгергән. Күпчелек әти-әниләр баласына гриппка каршы вакцина ясатудан баш тарта, яисә хастаханәдән юллаган ачыклау кагазендә риза түгеллеген белдерә. Еш кына: "Ясаттык, балабыз барыбер грипп белән авырды",- дигән сүзләр ишетергә туры килә. Табиб-эпидемиолог Резеда Фәттаховадан әлеге уңайдан фикерләре белән кызыксындым.

-Әти-әниләр вакцина ясатудан баш тартып нык ялгышалар,- диде ул.- Прививка ясагач, 3-4 атна дәвамында организмда иммун системасы ныгый. Нәкъ менә укол кадаганнан соң 1 ай үткәч, антитәнчекләр барлыкка килә. Гриппка каршы прививка ясатканнар авырган очракта да җиңел кичерә. Тиешенчә дәваланмаганда еш кына грипптан соң өзлегүләр күзәтелә. Вакцина ясаткан очракта бу куркыныч кими, организмның йогышлы авыруларга каршы торучанлыгы арта. Вакцина ясатучыларнын 70-90 проценты грипп белән авырмый.

Әгәр әти-әни баласына гриппка каршы вакцинация ясатуга хастаханә юллаган кәгазьдә риза түгеллеген белдереп, соңыннан кире уйлаган очракта, әле соң түгел. Бары үзләренең участок табиб­ларына мөрәҗәгать итәргә генә кирәк. Вакцина 1 ноябрьгә кадәр ясалырга тиеш.

Гриппка каршы прививка ясатмаганнарга вирустан сакланыр өчен иммунитетларын ныгытырга һәм профилактика чараларын кулланырга киңәш ителә. Моның өчен санитария-гигиена таләпләрен үтәргә, кулларны ешрак юарга, бүлмәләрне җилләтү дә әһәмиятле. Шулай ук организмны чыныктыру, рационда витаминлы ризыкларга басым ясау, суган, сарымсакны ешрак куллану да профилактик яктан отышлы.

!!! Татарстанда 2013 елда грипп авыруыннан 14 кеше вафат булган. Белгечләр әйтүенчә, вафат булучыларның берсе дә гриппка каршы вакцинация ясатмаган булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев