Дәүләт экспертизасы Казанда беренче крематорий төзү проектын хуплады
Яңалыклар

Дәүләт экспертизасы Казанда беренче крематорий төзү проектын хуплады

Дәүләт экспертизасы Казанда беренче крематорий төзү проектын хуплады. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, объектны 2029 елда ачарга планлаштыралар.

Дәүләт экспертизасы Казанда беренче крематорий төзү проектын хуплады

Эскиз: Шәһәрне үстерү институты

Крематорий «Курган» мемориаль комплексы территориясендә урнашачак. Хәзерге вакытта якындагы мондый объектлар Түбән Новгородта һәм Сарапулда.

Крематорийны төзү бәясе 400 млн сумга бәяләнгән.

Төзелеш өчен 2,5 гектар җир бүлеп бирелгән. Бинаның мәйданы 1,6 мең квадрат метр тәшкил итәчәк. Проектта ике хушлашу залы, заманча кремация мичләре һәм урналар урнаштыру өчен колумбарий бар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/daulat-ekspertizasy-kazanda-berence-krematorii-tozu-proektyn-xuplady-5918293


Нет комментариев