Саба таңнары

Эш машинасын туйлар уздырганда арендага биреп үзенә акча эшләгән

Апас районы башлыгы эш машинасын туйлар уздырганда арендага биреп торган. Туйга дип бизәлгән ак BMWны Русия автомобильчеләре Федерациясе активисты Казан шәһәрендә күреп ала. Активистның бәлки әллә ни исе дә китмәгән булыр иде - Казанда кыйммәтле туй машиналары азмыни - әмма, аның игътибарын машинаның «О 089 АА 16» дигән номеры җәлеп...

Реклама

Апас районы башлыгы эш машинасын туйлар уздырганда арендага биреп торган. Туйга дип бизәлгән ак BMWны Русия автомобильчеләре Федерациясе активисты Казан шәһәрендә күреп ала. Активистның бәлки әллә ни исе дә китмәгән булыр иде - Казанда кыйммәтле туй машиналары азмыни - әмма, аның игътибарын машинаның «О 089 АА 16» дигән номеры җәлеп итә. Билгеле булганча, О - АА сериясен (аны халык телендә Олы Абзый Арбасы, дип йөртәләр) дәүләт структураларына, министрлыкларга караган автомобильләргә генә бирәләр. Эш машиналарын шәхси максатларда куллану, аеруча арендага бирү федераль закон буенча тыелган, активист шуңа күрә Татарстан прокуратурасына әлеге эшне тикшерүен сорап мөрәҗәгать юллаган да инде.

Безнең гәҗит

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: