Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Гаишник” белән ничек сөйләшергә

Социаль челтәрләр юридик консультация, психолог киңәшләре белән шыплап тулган. Беркөнне бик тә кызыклы бер мәгълүматка тап булдым: машинаңны ЮХИДИ хезмәткәре туктатса, аның белән ничек сөйләшергә, үзеңне ничек тотарга? Шундый бер очрак турында сезгә дә сөйлисем килә, бәлки бу язма ярдәмендә күпләр үз хокуклары турында күбрәк белә башлар. Чөнки кайбер инспекторлар...

Социаль челтәрләр юридик консультация, психолог киңәшләре белән шыплап тулган. Беркөнне бик тә кызыклы бер мәгълүматка тап булдым: машинаңны ЮХИДИ хезмәткәре туктатса, аның белән ничек сөйләшергә, үзеңне ничек тотарга? Шундый бер очрак турында сезгә дә сөйлисем килә, бәлки бу язма ярдәмендә күпләр үз хокуклары турында күбрәк белә башлар. Чөнки кайбер инспекторлар белән, чыннан да, "закон телендә" сөйләшү теләге барлыкка килә.

Әгәр әйбәт кенә барган җирдән кинәт "гаишник" туктатып, машина капотын, багажнигын һәм ишекләрне ачырга кушса, инспектордан хезмәт кенәгәсен күрсәтүен сорагыз (пункт 2.4 ПДД ), аның турындагы белешмәне исегездә калдырыгыз. Аннан соң исә тикшерү (досмотр) беркетмәсен (ст. 27.9 КоАП) язуын үтенегез. Бу вакытта ике понятойны чакыру да комачау итмәс. Бу хәлнең ЮХИДИ посты яисә кыр уртасында булуы да мөһим түгел.

Әгәр инспектор тикшерү (досмотр) сүзен машинаны карап чыгу (осмотр) сүзенә төзәтергә тели икән, ул ялгыша. Карау (осмотр) техник һәм визуаль булырга мөмкинлеген аңлатыгыз. Тели икән, машинаны тышкы ягыннан гына яисә тәрәзә аша карасын. Шул ук вакытта инспектор сезнең шәхси сумкагызны ачып күрсәтергә мәҗбүр итә алмый, анысы шәхси тикшерү (досмотр) булып санала (27.7 КоАП). Шәхси тикшерү вакытында шулай ук ике понятой булырга һәм беркетмә язылырга тиеш. Машинаны понятойлардан башка һәм беркетмәсез тикшерү ст.19.1 КоАП буенча «Самоуправство» булып санала.

Понятойларны ЮХИДИ инспекторы үзе табырга бурычлы. Бу ЮХИДИ хезмәткәре дә, сезнең машинадагы кеше дә түгел, башка кеше булырга тиеш, мәсәлән, узып баручы пешеход яисә машина йөртүчесе. Әгәр дә инспектор 5 минуттан соң да сезне тоткарлавын дәвам итсә, "02" телефонына шалтыратып, аның 12.35 КоАП маддәсен (транспорт белән идарә итү хокукын законсыз рәвештә чикләү) бозуы турында хәбәр итәчәгегезне әйтегез. Бу очракта аңа 20 мең күләмендә штраф салыначак.

Шулай да багажникны ачырга телисез икән, шуны истә тотыгыз: "ялгыш" кына пистолет патроны яисә пакет эчендә ак порошок килеп чыккан очраклар да була. Аннан соң кайбер инспекторлар аптечка яки огнетушитель сорау хәйләсе белән дә багажникны ачтырырга мөмкин. Ул чакта инспектордан әлеге предметларны сорарга рөхсәт бирүче маддә номерын сорарга була. Ә андый маддә бөтенләй юк.

Әгәр дә сез гаишниктан берткетмә язуын таләп итәсез икән, ул үзе дә шикләнә башлаячак, "әгәр багажнигында законга каршы әйбере булса, үзен шулай кыю тотыр иде микән"? дип уйлаячак. Әрсез, кыю һәм шул ук вакытта итәгатьле булыгыз. Әкрен генә мыгырдану, күзләр уйнау, куллар калтырау сезнең үз-үзегезгә ышанмавыгызны күрсәтәчәк. Сез инспектордан кыюрак күренергә тиеш. Аннан соң шуны да истә тотыгыз: федераль закон нигезендә сугыш булмаганда барлык машиналарны рәттән туктатып тикшерү (досмотр) булырга мөмкин түгел (хәтта "Перехват" планы булса да).

Казанның танылган адвокатлар оешмасы җитәкчесе, юрист Александр Черновтан шушы язмага кагылышлы фикере турында кызыксындым:

- Инспекторлар белән шушы рәвешле аралашу яклы түгелмен, бу "акыллы баш"лар позициясе. Мин барысын да кешечә хәл итәргә яратам, багажникны ачып күрсәтү дә кыен түгел миңа. Әлбәттә, үз хокукларыңны яклый белергә кирәк, әмма бу барысы белән дә шушы формада сөйләшергә кирәк, дигән сүз түгел. Барлык очракларның 99 процентында машина йөртүчеләр үзләре гаепле булса да, гаепләрен закон артына "яшерергә" тырыша. Мин инспекторларны якламыйм, аларның да төрлесе була, үземнең дә алар белән сүзгә килгән чаклар булды. Тик юллардагы хәвефне гаишниклар түгел, ә машина йөртүчеләр барлыкка китерә.

Йолдыз МУСИНА

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X