Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гүзәл Удачина балаларга «Ал җилкәннәр» повестеннән өзек укыды

Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина «Балаларга бергәләп укыйбыз» республика акциясенә кушылды.

Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина 25 майда башланган «Балаларга бергәләп укыйбыз» республика акциясенә кушылды. Бу турыда ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ул Александр Гринның «Ал җилкәннәр» әсәреннән өзек укыды.

 

Акциягә беренчеләрдән булып Татарстан мәгариф һәм фән министрлы Рәфис Борһанов кушылды. Ул Габдулла Тукайның «Шүрәле» әсәрен татар телендә укыды.

 

Әлеге чарага теләге булган һәркем кушыла ала. Моның өчен 1 минутлык видео яздырып, инстаграм һәм ВКонтакте челтәрләрендә 20 августка кадәр #читаемдетямрт хэштэгы белән куярга кирәк.

Иң яхшы эшләр «ТР Балалар оешмалары советы» төбәк иҗтимагый оешмасы һәм Татарстанда бала хокуклары буенча вәкил призлары белән бүләкләнә.

Фото: instagram.com/upr_v_rt

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X