Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ике хатын-кыз ана капиталы алмакчы булган

Яшел Үзәннән 35 яшьлек һәм Казаннан 38 яшьлек элек хөкем ителгән ике хатын-кыз ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән килеш законсыз рәвештә ана капиталы алмакчы булганнар. Алар икесе дә наркотиклар белән бәйле җинаятьләр өчен хөкем ителгән. Беренчесе - наркотикларның законсыз әйләнеше өчен, икенчесе - мошенниклык, урлашу һәм наркотиклар саклау өчен. Алар икесе...

Яшел Үзәннән 35 яшьлек һәм Казаннан 38 яшьлек элек хөкем ителгән ике хатын-кыз ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән килеш законсыз рәвештә ана капиталы алмакчы булганнар.

Алар икесе дә наркотиклар белән бәйле җинаятьләр өчен хөкем ителгән. Беренчесе - наркотикларның законсыз әйләнеше өчен, икенчесе - мошенниклык, урлашу һәм наркотиклар саклау өчен.

Алар икесе дә икенче балалары туганнан соң Пенсия фондына ана капиталына дәүләт сертификаты бирүләрен сорап гариза язган. Ә үзләре беренче балалары өчен ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән булганнар.

Эре күләмдә мошенниклык кылырга маташу өчен аларга карата җинаять эше кузгатылган.

Әлмәт таңнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев