Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кайда, күпме сөт савыла

Район хуҗалыкларында бер сыерга уртача 19 килограмм сөт савыла. "Мөхәммәтшин", "Әхмәтов", "Курсабаш", "Нырты", "Шытсу" хуҗалыклары мөмкинлекне кулдан ычкындырмый. Алар 17 июньдә 5600-10170 килограмм сөт савып алган. Бер сыерга исәпләгәндә, 27,2-20,4 килограммга кадәр җитә. Чагыштыру өчен: "Урта Саба" ярдәмче хуҗалыгы бер сыерга 11,6 килограмм сөт җитештерү белән чикләнә. "Көек"тә - 15,3,...

Район хуҗалыкларында бер сыерга уртача 19 килограмм сөт савыла. "Мөхәммәтшин", "Әхмәтов", "Курсабаш", "Нырты", "Шытсу" хуҗалыклары мөмкинлекне кулдан ычкындырмый. Алар 17 июньдә 5600-10170 килограмм сөт савып алган. Бер сыерга исәпләгәндә, 27,2-20,4 килограммга кадәр җитә.
Чагыштыру өчен: "Урта Саба" ярдәмче хуҗалыгы бер сыерга 11,6 килограмм сөт җитештерү белән чикләнә. "Көек"тә - 15,3, "Туган як"та - 16,7, "Саба" җәмгыятенең Тимершык бригадасында - 17,2, "Алтын Саба-М" җәмгыятендә уртача савым - 17,6 килограмм тәшкил итә. Калган хуҗалыкларда савым 18 килограммнан югары.
Терлек азыгы әзерләү кызу темпларда дәвам итә. Барлыгы 7083 гектар мәйданнан күпьеллыклар урылган. 17 июньгә 1315 тонна печән җыелган. 17326 тонна сенаж базга салынган, 1417 тоннасы төргәкләргә төрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев