Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанның Бауман урамында полиция десантчылар йөрешенә каршы чыкты

Кичә Казанның Бауман урамында десантчылар планлаштырган марш уза алмады.

Акциянең шәһәр хакимияте белән килешенмәгәнлеге белән аңлатып, урамның башында ук аларны полиция хезмәткәрләре туктатты. Нәтиҗәдә «зәңгәр берет»ларга Бауман урамында марш уздыру мөмкин булмады, дип хәбәр итә «БИЗНЕС Online».

Кичә Россия десантчылары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узды. Алданрак Һава-десант гаскәрләре җитәкчелеге матурлык өчен ясалган фонтаннарда коенмаска киңәш иткән иде, әмма бу сүзләрне күпләр игътибарга алмады. Бәйрәмне Казан десантчылары Бауман урамында марш уздыру белән төгәлләргә планлаштырган иде.

Фото: https://pixabay.com | zhuravlevzhuravleva

http://maydan.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев