Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөфти хәзрәтләре уразага багышлап китап чыгарган

"Хозур" нәшрият йорты Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның "Ураза" дип аталган китабын нәшер итте.

Ураза - Аллаһы Тәгалә фарыз итеп йөкләгән иң җаваплы гамәл. Мондый җаваплы гамәлне башкарып чыгу өчен, дөрес ниятләү, ураза тотканда сәламәтлеккә зарар китерми торган төрле кагыйдәләрне белү зарури.
Китапта ураза һәм рамазан ае турындагы Коръән аятьләре һәм хәдисләр, догалар, төрле дәвердәге пәйгамбәрләрнең ураза тотулары хакында хикәятләр, шулай ук ураза гамәленең тарихы, шәригать хөкемнәре турында язылган.
Китап уразага кагылышлы белешмәлек һәм вәгазьләр сөйләгәндә алыштыргысыз ярдәмлек буларак та әһәмиятле, дип аңлатма бирә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев