Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районыбызда кыр эшләре башлана

Район хуҗалыклары күпьеллык үләннәрне һәм уҗым культураларын тукландыру эшенә кереште. Беренчеләрдән булып "Саба" җәмгыятенең Кибәче бүлекчәсендә 74 гектарлы күпьеллык үлән мәйданы аммиак селитрасы белән тукландырылган. Шул ук вакытта хуҗалыкларда чәчүлек орлыкларны химик агулау эше башкарыла. Беренчеләрдән булып, арпа культурасы агулана. Быел чәчүлек орлыкларны биологик ­препаратлар белән агулауга өстенлек бирелә. ***...

Район хуҗалыклары күпьеллык үләннәрне һәм уҗым культураларын тукландыру эшенә кереште. Беренчеләрдән булып "Саба" җәмгыятенең Кибәче бүлекчәсендә 74 гектарлы күпьеллык үлән мәйданы аммиак селитрасы белән тукландырылган. Шул ук вакытта хуҗалыкларда чәчүлек орлыкларны химик агулау эше башкарыла. Беренчеләрдән булып, арпа культурасы агулана. Быел чәчүлек орлыкларны биологик ­препаратлар белән агулауга өстенлек бирелә.
***
21 апрельдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек буенча консультанты Гөлназ Нигъмәтҗанова һәм "Россия авыл хуҗалыгы үзәге" филиалы Саба районара бүлеге җитәкчесе Васил Кәбиров җитәкчелегендә "Урта Саба" җәмгыяте базасында агрономнар, язгы кыр эшләре вакытында агулау машиналарында эшләүче механизаторлар өчен семинар узды. Ул көнне киңәшмә "Алтын Саба-М", "Олыяз", "Симет", "Көек", "Болгар" җәмгыятьләре һәм "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыкларында эшләүче белгечләр катнашында үтте. Башка хуҗалыкларның агроном һәм машинистлары өчен бүген "Мичән" җәмгыятендә уза. Өйрәнүләрдә агулау машиналарында эшләү тәртибе, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштырыла. Чәчүлек орлык эшкәртүчеләргә суның катылыгын тикшерү дә киңәш ителде. "Орлык агулаганда суның җылы һәм йомшак булуы мөһим. Составы йомшак су белән агулау үткәрүнең нәтиҗәлелеге зур", - ди белгечләр.
Агулау машиналарында эшләүчеләрне махсус киемнәр белән тәэмин итү, аксымга бай ризык­лар белән тукландыру сорала. Әлеге хезмәткә билгеләнүченең медицина тикшеренүе узган булуы шарт. 18 яшькә кадәрге ир-егетләр һәм 35 яше тулмаган хатын-кызлар бу эшкә билгеләнергә тиеш түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X