Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Социаль түләүләр артты

    1 февральдән социаль түләүләр (ЕДВ) өч процентка арта. Бу 4637 сабалыга кагыла. Айлык акчалата түләү белән беррәттән ЕДВ составына керүче социаль хезмәтләр дә индексацияләнә. Болар – бушлай дару алу, санатор­курорт дәвалануы, дәвалану урынына транспортта бушлай бару һәм кайту.

    1 февральдән социаль хезмәтләр җыелмасы  1155,06 сум тәшкил итә. Шуның  889,66 сумы – дарулар алу өчен,  137,63 сумы – санатор­курорт дәвалануына, 127,77 сумы – дәвалану урынына транспортта бару һәм кайту өчен. Үзгәрешләр социаль хезмәтләр  җыелмасыннан  файдаланучыларның  артуына   йогынты  ясасын   иде. Бу хакта безгә РФ Пенсия  фондының районара идарәсеннән хәбәр иттеләр. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: