Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 17 яшьлек кыз югалган [фото+видео]

Түбән Камада туып үскән 17 яшьлек Айгөл Разыева моннан ике атна элек югалган. Ул 31 октябрь көнне мәктәптән дүртенче дәрестән соң юкка чыга, кесә телефонын сүндерә, беркем белән дә элемтәгә керми. Укытучылар табиб булырга хыялланган кыз турында яхшы сүзләр генә сөйли. Шулай ук аларның сүзләренә караганда, Айгөлнең яз көне бер...

Түбән Камада туып үскән 17 яшьлек Айгөл Разыева моннан ике атна элек югалган.

Ул 31 октябрь көнне мәктәптән дүртенче дәрестән соң юкка чыга, кесә телефонын сүндерә, беркем белән дә элемтәгә керми.

Укытучылар табиб булырга хыялланган кыз турында яхшы сүзләр генә сөйли. Шулай ук аларның сүзләренә караганда, Айгөлнең яз көне бер тапкыр Чаллыга качып киткәне булган һәм ул берничә көннән үзе әйләнеп кайткан.

Кыз туган апасы һәм әбисе гаиләсендә инде җиденче ел тәрбияләнә.

Интертат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев