Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда Африка чумасы вирусы белән зарарланган дуңгыз ите табылган

Вирусның кеше сәламәтлегенә йогынтысы ахырга кадәр өйрәнелмәгән.

Татарстанда һәм Россиянең кайбер төбәкләрендә Африка чумасы вирусы белән зарарланган дуңгыз ите табылган. Бу хакта, Россельхознадзор идарәсенә сылтама ясап, Interfax агентлыгы хәбәр итә.

Авыру терлекләрнең ите Тула, Мурманск, Липецк, Воронеж өлкәләре, Екатеринбург шәһәре, Татарстан Республикасы сәүдә компанияләрендә ачыкланып, Россельхознадзор идарәсе карамагындагы хайваннарны саклау Федераль үзәгендә экспертиза үткән.

Галимнәрдә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Африка чумасы вирусы кеше өчен куркыныч түгел, әмма ул даими рәвештә мутацияләнә.

Фото: https://pixabay.com | ludiarin

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев