Татарстанда калдыкларны утильләштерү буенча йөкләмәләрен үтәмәгән «БэстХим» компаниясенә карата эре мошенниклык турында эш кузгатылды.
Росприроднадзорның Идел-Кама идарәсе материаллары буенча, предприятиенең гамәлләре әйләнә-тирә мохиткә 2,4 млрд сумлык зыян китергән (Татар-информ)
Компания 81,2 мең тонна куркынычлык V класслы калдыкларны утильләштерүгә килешү төзегән, әмма аларны алып чыгып, рекультивация рәвешендә шунда яшәүченең җир кишәрлекләренә урнаштырганнар.
Түбән Кама шәһәр суды карары белән табигатькә зыянны каплау турындагы дәгъва тулы күләмдә канәгатьләндерелде. Компаниядән һәм участок хуҗасыннан 2,4 млрд сум күләмендә зыянны түләтергә карар кылынды.


Нет комментариев