Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның иң бай сыеры татар түгел – американ

Былтыр Татарстанда иң күп сөт биргән сыер Мамадыш районындагы "Продпрограмма" хуҗалыгында яши. 2015 елда ул 16280 килограмм сөт белән сөендергән, ә бу - тәүлегенә 44,6 килограмм, дигән сүз. Икенче һәм өченче урыннарны да шушы хуҗалык сөтлебикәләре бүлешкән: берсе - 13604 килограмм, икенчесе 12324 килограмм сөт китергән. Республика буенча былтыр 1172,4...

Былтыр Татарстанда иң күп сөт биргән сыер Мамадыш районындагы "Продпрограмма" хуҗалыгында яши. 2015 елда ул 16280 килограмм сөт белән сөендергән, ә бу - тәүлегенә 44,6 килограмм, дигән сүз.

Икенче һәм өченче урыннарны да шушы хуҗалык сөтлебикәләре бүлешкән: берсе - 13604 килограмм, икенчесе 12324 килограмм сөт китергән.

Республика буенча былтыр 1172,4 мең тонна "ак алтын" җитештерелгән, 2014 ел белән чагыштырганда, дүрт процентка күбрәк. Иң югары күрсәткечләргә Әтнә, Саба, Мамадыш, Балтач, Кукмара хезмәтчәннәре ирешкән.

"Продпрограмма" хуҗалыгы җитәкчесе Рифат Мотыйгуллин белән элемтәгә кереп, уңышның сере белән уртаклашуын үтендек. Ул: "Иртән торып, эшкә барабыз да кич кайтабыз инде", - дип сүзен башлады да, көтмәгәндә, телефоннан комментарий бирмим, диде. Сүз уңаеннан, әлеге хуҗалык турында без 2015 елның 26 февраль санында язып чыккан идек.

"Продпрограмма" хуҗалыгында өч йөздән күбрәк кеше эшли, фермаларында мөгезле эре терлек саны алты меңгә җитә. Фермер сыерларны Америкадан кайтарткан, 2011 елда - 1800 баш, 2013 елда - тагын 2300 баш. Сөтлебикәләрне Америка Кушма Штатларыннан Новороссийскига башта диңгез аша, аннары Мамадышка машина белән китергәннәр. Бу хуҗалыкта терлек азыгына 15-17 төрле компонент кушалар. Биредә мал гына түгел, техника да импортныкы икән.

Иң бай сөтлебикәләрнең берсе Кукмара районындагы "Урал" хуҗалыгында яши, еллык күрсәткече - 11250 килограмм. Әмма хуҗалык җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов та югары уңыш алуларын хәрби сер буларак саклап ягында иде.

- Кычкырып сөйләп йөри торган нәрсә түгел инде бу, - диде ул.

- Хуҗалыктагы сыерларыгыз Татарстанда үстерелгәнме, әллә чит илдән кайтарылганмы? - дим.

- Үзебезнеке, үзебезнеке - Татарстан сыерлары. Вакытында ашатасы һәм савасы гына бар.

- Тәүлегенә ике тапкыр савасызмы? - дип сорыйм.

- Өч тапкыр.

Менә шундый аз сүзле, ләкин күп сөтле фермерлар яши безнең республикада.


Линар Закиров

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев