Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зәйнәб Фәрхетдинованың җәе ничек уза

Халкыбызның яраткан җырчылары Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов быел җәйне Казанда гына үткәргән. Рамазан аенда ике якка - Азнакай һәм Балык Бистәсе районнарындагы авылларына кайтып, туган йортларында ял итеп килгәннәр. Ял арасында исә бик күп Сабантуйларда катнашканнар. "Август аенда инде концертлар башлана. Аңа кадәр буш арада студиядә яңа җырлар яздырып...

Халкыбызның яраткан җырчылары Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов быел җәйне Казанда гына үткәргән. Рамазан аенда ике якка - Азнакай һәм Балык Бистәсе районнарындагы авылларына кайтып, туган йортларында ял итеп килгәннәр. Ял арасында исә бик күп Сабантуйларда катнашканнар.

"Август аенда инде концертлар башлана. Аңа кадәр буш арада студиядә яңа җырлар яздырып алдык. Олы улыбыз Булат безнең белән гастрольләргә йөри. Аңа 22 яшь, читтән торып белем ала. Төпчеге Фоат әлегә лагерьдә ял итә, аңа 14 яшь", дип сөйләде Зәйнәб ханым.

Зәйнәб Фәрхетдинова белән Зөфәр Билаловның гаилә корып яши башлауларына быел 27 ел булган. Зәйнәб ханым Зөфәр абыйны тормыш итәр өчен җайлы кеше, ди. "Без гел бергә: өйдә дә, концертларда да, һәрчак аның җылысын тоеп яшим. Аллага шөкер, бер-беребезгә юл куеп, матур гына гомер итәбез. Зөфәрнең холкы белән бәйлеме, безнең гаиләдә барысын да уртага салып сөйләшү гадәткә кергән. Улларыбыз да шулай, һәрнәрсәне безнең белән киңәшләшә, фикер алыша, бер-беребездән берни дә яшермибез", диде Зәйнәб Фәрхетдинова.

Туйлар.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X