Ярышта районыбызның җиде баскетбол командасы көч сынашты
Тимершык урта мәктәбендә 2013 елда туган һәм аннан яшьрәк яшүсмерләр арасында Ватанны саклаучылар елына багышланган баскетбол буенча Саба муниципаль районы беренчелеге булып узды. Ярышта барлыгы җиде команда көч сынашты: Саба, Олы Шыңар, Шәмәрдән, Эзмә, ОНИКС мәктәпләре, “Гимназия” һәм “Сабантуй” командалары.
Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
1 урын - "Сабантуй” командасы;
2 урын - "ОНИКС” командасы;
3 урын – “Гимназия” командасы.
Җиңүчеләр һәм призерлар Кубок, Грамота һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.


Нет комментариев