Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

“Биш балаңны кемгә калдырасың?”

Махсус хәрби операциядән демобилизацияләнүчеләр белән очрашу


 

    «Ватан сакчылары» дәүләт фондының Саба  районы  филиалы координаторы Әлфия Мәүлетова махсус хәрби операциядән демобилизацияләнүчеләр белән очрашу үткәрде.  Чарада район  башлыгы  урынбасары Расих Закирҗанов, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма  секретаре  Фәрит Зарипов катнашты.  Фонд аша нигездә сугыш  хәрәкәтләре ветераннарына юридик, социаль-психологик ярдәм күрсәтелә.

“Безнең районга бу  штат 2025 елның гыйнварында бирелде. Шактый киң  аудитория белән  эшлибез. Хәрби хезмәттән җибәрелгән егетләр, СВОда  һәлак булганнарның әти-әниләре, законлы никахта булган хатыннары,  18  яшькә  кадәрге балигъ булмаган яисә  уку  йортында  көндезге бүлектә белем  алучы 23 яшькә  кадәрге балалары бездә попечениедә торалар. Сугыш  хәрәкәтләре ветераннарына санатор-курорт дәвалануына, тернәкләндерү учреждениеләренә җибәрүдә ярдәм итәбез, җыелып бетмәгән документларын барлыйбыз, инвалидлык  алу буенча булышабыз. Бездә хәзерге  вакытка  16 егет исәптә тора.    Шулай ук һәлак булган егетләрнең  гаилә әгъзалары янына   психолог белән  берлектә  өйләренә барабыз. Проблемаларын белешәбез. Сорауларын теркәп барып, тиешле органнарга хәбәр итәбез. Чишелгән мәсьәләләр дә,  хәл ителеп бетмәгәннәре  дә бар. Димәк, алга таба  тагын  да  ныграк  эшләргә кирәк. Балалар өчен   чаралар  үткәрү дә планга  кергән. Бу очрашу  “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе белән берлектә оештырылды”, – диде Әлфия Мәүлетова.

   Расих Закирҗанов үз  чыгышында демобилизацияләнүчеләрнең хәрби бурычларын намус белән  үтәүләре турында  сөйләде, очрашуга килүчеләрне  “Геройлар заманы” федераль программасында катнашырга  чакырды, белемнәрен  күтәрергә, башка өлкәләрдә эшкә урнашырга теләүчеләр  өчен ишекләрнең  һәрвакыт ачык булачагын, тыгыз элемтәләргә һәрчак әзер икәнлеген  белдерде.”Саба районы егетләрен ташламыйсыз, йөрәгеген кушкан эшегезне  алып  барасыз. Моның өчен барыгызга да  зур рәхмәт. Гел шулай бердәм булыйк”,– диде район  башлыгы урынбасары.  

Очрашу җанлы әңгәмә шәкелендә барды. Махсус хәрби операция ветераннары үзләре белән якыннан таныштырып, тагын  да якынаюга,  үзара  элемтәләргә ныклы нигез  салдылар. Һәрберсенең  СВО тарихы үзгә  булса да, аларны уртак теләкләр, бер максат  берләштерә. Иске Икшермәдән Илназ Миңнебаев армиягә бармаганлыктан мобилизациягә эләкмәсә дә, СВОга 2023 елда өч айга ирекле кеше булып  китүгә ирешкән, аннары срогын тагын  4 айга озайткан. “Рвение диимме  соң, күңел шунда тартты. Егетләргә ничек тә  булышасым   килде”,– аңлатты ул шундый карарга   килүен.  Сабадан 1971 елгы Илдус Рәфыйков та “Без булмасак  кем?” дигән принциптан  чыгып  эш иткән: 2022 елда Донбасска барыр өчен Тамбов аша килешү төзегән.   Башта өйдәгеләргә берни  әйтми. Аның яшәү белән  үлем  арасында калган минутлары турында сөйләгәнен тыңлаганда тәннәр  чымырдый

“Китәр  вакыт  җиткәч, хатынга, мине  командировкага җибәрәләр әле,  Себер ягынамы, бүтән җиргәме, төгәл билгеле түгел, дидем. Тамбовта августта  ук булырга тиеш  идем. Йөрәк һаман тегендә

Дәвамы «Саба танары»нда

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев