Яз – төзекләндерү чоры
Чисталык – чүпләнмәгән урында.
Районда башкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә шәһәр һәм авыл җирлекләре биләмәләрен санитар чистарту икеайлыгы бара. Хәзер территорияләрне, юл читләрен, чүп-чардан, көздән коелып кар астында калган яфраклардан арындыру, кипшергән җирләрне тырмалап себерү өчен иң кулай вакыт. Төзекләндерү кагыйдәләренең үтәлеше тәэмин ителергә тиеш. Әлеге эшләрне атнаның теләсә кайсы көнендә эш сәгатьләреннән соң башкарырга була. Чисталык – чүпләнмәгән урында. Районда агымда атнада территорияләрне тәртиптә китерүне төгәлләү бурычы куела. Барыбыз да матурлыкны һәм чисталыкны сакларга омтылыйк. Кайда төзеклек – шунда күңел дә сөенә. Һәркайда сөенерлык булсын иде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев