Ярышларда республикабыз районнарыннан 40 укучы катнашты
Икшермә кадет мәктәп-интернаты базасында гади авиамодельләр буенча зона ярышлары булып узды. Мавыктыргыч ярышларда Алексеевский, Арча, Кукмара, Теләче, һәм Саба муниципаль районнарыннан 40 талантлы укучы катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр ачыкланды, алар дипломнар, медальләр һәм кубоклар белән бүләкләнделәр.


Нет комментариев