«Иң җылы наз – Ана назы»
Район яңалыклары

«Иң җылы наз – Ана назы»

Узган якшәмбедә Халыкара Әниләр көнен билгеләп үттек

  Шәмәрдән мәдәният йортында Халыкара Әниләр көненә багышланган «Иң җылы Наз – Ана назы» исемле бәйрәм концерты булды. Бәйрәм чарасын Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Шәмәрдән китапханәләре, Мичәнбаш авыл мәдәният йорты мөдире һәм үзешчәннәр белән берлектә оештырдылар. Концерт «Бәби юу йоласы» театральләштерелгән куелышы белән башланып китте. Бәйрәм концерты күңелгә ятышлы җырлар, күңелгә үтеп керерлек шигырьләр, заманча биюләр белән үрелеп барды. Сәхнәдән әниләр турында җырлар, рәхмәт сүзләре, тормышыбызны җылылык, матурлык һәм кайгыртучанлык белән тулыландыручыларга теләкләр яңгырады.


Нет комментариев