Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Карт юллары Сабага илтте

“Аргамак”та август ае буе барган ярышлар төгәлләнде. Чатырлар сүтелде, картодром бушап калды, пелетон үз төбәкләренә юл алды. Үткән шимбә-якшәмбедә Россия чемпионаты һәм беренчелеге иң масштаблысы иде, узышта 185 пилот катнашты.

 “Аргамак”та  август ае буе барган ярышлар төгәлләнде. Чатырлар   сүтелде, картодром бушап  калды, пелетон үз төбәкләренә юл  алды.  Үткән  шимбә-якшәмбедә Россия  чемпионаты һәм беренчелеге иң масштаблысы  иде,  узышта  185 пилот  катнашты.  Аларның иң кечесенә – 6, олысына 55  яшь  иде. Стартның беренче  көнендә үк  квалификация  узышларында  җиңүчеләр ачыкланып,  ачылыш тантанасында аларны   билгеләп үттеләр. Бу  вакытта коеп  яңгыр  явуга  карамастан, беркем дә  кәефен төшермәде. Бүләкләүдә  “Академия СМП” җәмгыяте  җитәкчесе  Сергей  Сироткин, “КамАЗ мастер”  узышчысы  Айрат Мәрдиев катнашты. Ростов өлкәсе  картингчысы Лев  Русановка призны  район башлыгы Рәис Миңнеханов тапшырды.

 Якшәмбедә  чалт  аяз һәм җылы  иде һәм  ярышларны туктатып  тору зарурлыгы булмады. Пилотларга  көтелмәгән  ыргымнар  ясау,  борылышларны алда баручы  картны узып китү  максаты белән  үтү  өчен менә дигән  мөмкинлек туды. Старт  сызыгына беренче рәтләрдә басканнар артта  калды, иң  соңыннан  кузгалучылар  алга   чыкты. Кемдер “Аргамак”та тәүге  җиңүен  яулады, авангардтагылар арьергардта  калды. Әмма танылган спортчылар берничек тә аутсайдерга төшмәде, бары  призлы  урыннар  гына  алышынды. Әйтик, “Мини”  классында “Ротакс Макс” та һәм “Аргамак” призына  ярышлары җиңүчесе Лев  Хованский  (Сахалин) бу  юлы  2нче  урынга   калды. Чиләбедән Матвей Дергунов (Prima Racing MCK) “Ok-j”  классында узган  еллардагы  һәм  3нче, 4нче  этаплардагы уңышын кабатлады.   “ОК” картында  Гусь Хрустальныйдан  Илья Берёзкинга  (Iteco Racing) 2023 елдагы  елдагы кебек тиңнәр булмады.   Быел KZ2 классында Европа  чемпионатында 2нче  урынга  чыккан Тигран Бунатянга(Мәскәү) “Аргамак”  картодромы  җиңү  китерде.  Ә менә “KZ2 Masters” ларда  узышканда Татарстан пилотлары  сынатмады. Илшат  Ибраһимов пьедесталның  – 1нче, Салават Гатауллин 3нче баскычына   күтәрелде.

 

 Бәясе турында

Картинг – бик  кыйммәтле  спорт төре.  Бер  ярышта  катнашу өчен генә 100  мең  сумнан артык  акча  кирәк.

Чемпионат әле дәвам итә. Кызыксынучылар  ярышларны Триколор спутник  каналы  аша онлайн  карый   ала.

 

Илшат Ибраһимов, “Дронов мотоспорт”:

  –Мин  үзем  Мамадыш  егете, хәзер Казанда  яшим. Картинг белән 11  яшьтән   шөгыльләнәм. Кечкенәдән ошап  китте  һәм һаман да үзенә тарта, җибәрми. Картинг – минем  өчен   спорт та, хобби да. Адреналин гормоннары чыганагы.  Быел 40  яшь  тула, әмма карт автомобиле  яшәртә.  Безнең  команда 12  кеше, Россия  чемпионатын берсе  дә калдырмыйбыз, 6 этапта да катнаштык. Мин Грозный да 1нче  урынны   алдым. Ә Саба картодромында  күп  ярышларда  катнашкан һәм  җиңүләр  яулаган  бар. Быел да көндәшләр  көчле  иде. Аварияләр  шикелле  мизгелләр дә  булды.  Трассаның озынлыгы 1,6  километр, 15  әйләнештә  30  километрдан арта.  Картның зур  йөкләнешкә  чыдавы  кирәк. Ул  яктан тәртип булды һәм уңыш  елмайды.   Тагын  өч  атнадан 7 этапка –Ростов на Дону шәһәрендә үтәчәк Россия  чемпионатына да әзерләнәбез.   Шулай ук Сочида булачак   ярышлар   көтә.

 

Ирина  Березкина, Илья Березкинның әнисе:

    –Улыбызга  13  яшь. Картинг белән 7нче  елын шөгыльләнә.  Ул  инде 2 яшьтә үзе  шикеллеләр  өч тәгәрмәчле  велосипед әйләндергәндә, беговелда егылудан курыкмыйча  йөри иде. Үзсүзлелеге, тизлекне  яратуы уңышларының башлангычы булгандыр. Җиде  яшендә Мәскәү  командасы  составына  керде һәм  ярышларда  катнаша башлады.   2019 елда Россия  чемпионатының  6 этабы нәтиҗәләре буенча 2нче  урынны  алды, 2020дә лидер  булды. Без Сабада да беренче тапкыр  түгел, 2023  елда җиңү  яулады. Ә былтыр без Европа  чемпионатында  идек. Илья Италиядә  OK-N Junior классында иң юграы  күрсәткечкә  иреште. Быел Сабада ике атнадан  артык  яшәдек. Картинг нык әзерлек  сорый,  трассаны  өйрәнергә, җайлашырга   кирәк.  Җирле халык бик  кунакчыл, һәркем  ниндидер  яхшылык эшләргә тырыша.  Без  улыбызның  уңышларыннан бик канәгать.   

Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев