Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Кукуруз урырга да, җир эшкәртергә дә вакыт

Кичә Туктар басуында хуҗалык җитәкчеләре һәм агрономнары катнашында игенчелек һәм терлекчелек тармакларында көнүзәк мәсьәләләргә багышланган киңәшмә үткәрелде.

 

 

 

Кичә Туктар басуында хуҗалык җитәкчеләре һәм агрономнары  катнашында игенчелек һәм терлекчелек тармакларында  көнүзәк мәсьәләләргә  багышланган киңәшмә үткәрелде. Иң элек терлек  азыгы әзерләүнең дәвамы булачак кукурузны силоска һәм бөртеккә алу хакында   сөйләшү алып  барылды. Төрле хуҗалык  кырларыннан  алынган  кукуруз  чәкәннәре үрнәкләреннән   күренгәнчә, эшкә керешер  вакыт җиткән. “Кайбер басуларда инде   сроклар   узып та  бара,– диде “Россельхозцентр”ның  район  бүлеге начальнигы  Васил Кәбиров. – Силос сала башлаганда без чәкәндәге бөртекнең дымлылыгына  карыйбыз. Ул 45-55 процент  тирәсе булырга тиеш. Сытканда сөте чыга икән, димәк, әле иртәрәк. Дымлылык шушы процентлар аралыгында булганда, яхшы сыйфатлы  силос  салыр  өчен без кукурузны җыеп алырга тиеш. Тикшереп  карау  барышында, “Нырты”, “Курсабаш”, “Тимершык” хуҗалыклары басуларында орлыкның дымлылык күрсәткечләре 45-54 процент тирәсе булды. Димәк, вакытны  кулдан  ычкындырмаска  кирәк. Башка хуҗалыкларда  да  уңышы өлгергән кырлар  бар. Масса тәмам изелеп бетсен  өчен комбайннарда корн-крекер эшләргә һәм дөрес  көйләнергә тиеш”.

  Кукурузның аскы өлешенең  дөрес кистерелүе дә  сыйфатка зур  йогынты  ясый. Үрнәккә алып  киленгән культураны рулетка белән үлчәп  карагач, силоска кертмәү хәерлерәк булган  сабакның озынлыгы  ярты метрдан  артып  китте. Киңәшмәне  алып  барган авыл хуҗалыгы һәм  азык-төлек  идарәсе начальнигы  Гафур Хәсәншин әйткәнчә, кайбер агрономнар массаны  арттыру  сылтавы белән комбайнны  кукурузны төптәнрәк  кистереп ала торган итеп көйләтү  ягын  карый. Механизаторлар арасында да тонна артыннан куучылар табылырга мөмкин. Нәтиҗәдә бер кашык дегет бер мичкә балны боза. Траншеяга салынган масса яхшы тапталсын өчен калынлыгы 70-80 сантиметрдан, температураның 38-40 градустан  артмавы да мөһим икәнлеге күрсәтелде. Кукуруз массасының анаэроб әчүе мөһим, бу процесс кислород катнашында барса,  сыйфатка  кырын  сугачак. Шул  ук  вакытта  “Килдебәк” бригадасы  мисалында  тары игү дә альтернатива, терлек  азыгы рационын тулыландыру мөмкинлеге буларак  күрсәтелде.

Киңәшмәдә катнашучыларга уҗым  культуралары үрнәкләре дә тәкъдим ителде һәм аларны  авыруларга каршы карбендазим төркеменә  кергән препаратлар белән  көздән  эшкәртеп  калуның әһәмияте  аңлатылды. “Әйтелеп  киткән  фунгицид  чирләрдән  сакласа, икенчедән, үсемлекләргә  артык  учарланып китмәве өчен дә  каршы чара булып тора”,– диде  идарәнең җитештерү бүлеге начальнигы  Ренат Нигъмәтҗанов.

   Киңәшмә “Килдебәк” бригадасының игене җыйналган кырында быелгы шартларга туры  килерлек җир эшкәртү алымнарын демонстрацияләү белән дәвам итте. Әлеге агрочара игенчелек технологиясенең башлангычы. Әмма агрегат белән басуның бер башыннан турылап кердем дә, әйләнеп  чыктым, дигән сүз түгел.

“Иң мөһиме, аркылыгамы-буйгамы,  диагональ буенчамы – дөрес юнәлеш алу. Барлык хуҗалыкларда да агрономнар, тракторларына дискаторлар, сука-төрәннәр таккан  механизаторлар җир эшкәртү таләпләрен төгәл үтәп бетермиләр. Шуның аркасында чәчү тирәнлеге дөрес көйләнми,  орлыкларны тигез  күмдерә алмыйбыз, техниканы  ваттырабыз  һәм башкалар. Іыскасы, бөтен процесс бозыла. Кимчелекләрне бетерер өчен басуларга дискаторлар белән дөрес юнәлеш билгеләп керергә, киләсе елга нинди  культура чәчү планлаштыруына  карап, эшкәртү тәртибен билгеләргә  кирәк”,– диде   Гафур Хәсәншин.

Соңынннан идарәнең консультанты Илшат Нурмиев районның терлекчелек   тармагындагы  8 айлык  эш   күрсәткечләре белән таныштырды.

 Фәнил Мәүлетов.

 

Туфракның тыгызлыгын билгеләүче пенетрометрны һәр хуҗалыкта булдыру  кирәк

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев