Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Күлдә балык йөзәдер, күп тотканнар җиңәдер

Сабантуенда резина бассейннан кул белән тере балык тотуны “Сабагаз” идарәсе оештырды

 

Сабантуенда резина бассейннан кул белән  тере балык тотуны “Сабагаз” идарәсе оештырды. Ярышта  коллектив белән әзерләнгәннәр. Тотарга балыгы  да  кирәк бит әле. Зурларын махсус рәвештә  Арчадан  алып  кайтсалар,  кечерәкләрен газ  хезмәткәрләре  үзләре дә тоткан. Хатын-кызлар арасында Флүзә  Мулләхмәтовага тиңнәр булмаган. “Үзе кармак салганмы, булышканнармы, ул  98  балык  тоткан. Рөхсәт итегез аны монда  чакырып  тәбрикләргә”,– диде  идарә начальнигы Ирек  Мөхетдинов. Саба шәһәр җирлегендә эшләүче хезмәткәрләр арасында Сәйдәш  Вилданов исә 143 балык тотканы өчен бүләкләнде. Ясалма  күлдә шуның  кадәр балык  йөзгәч,   ярыш та кызу барды. Тамаша карарга теләүчеләр дә   күп җыелды. Халык тегендә-монда чабышмасынга, барысын  да күреп өлгерсенгә, ярышны башларга ат чабышы беткәнлеген  көттеләр. Балалар арасында кызлардан Аделия  Әхмәтова –3нче,  Элина Гәрәева –2нче, Казаннан кайткан Азалия  Фәттахова 1нче  урыннарны  алдылар. Зур балыкны эләктерә  алучылар аеруча  алкышланды. Хатын-кызлардан Ләлә Фәләховка (Килдебәк) – 3нче, Алина Шәмсиева – 2нче, Ләйсән Ильясова 1нче булдылар. Ир-егетләр арасында  иң  күп балыкны  Сабадан Рифнур  Салихов тотты. Раил Гыймадиев –3нче, Дамир Гарипов 2нче нәтиҗә күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев