Олы Арташ мәктәбе укучылары «Тургай» приютында тәрбияләнүчеләрнең күңелен күтәрде
Район яңалыклары

Олы Арташ мәктәбе укучылары «Тургай» приютында тәрбияләнүчеләрнең күңелен күтәрде

Алар «Балачак-бәхет иле» дип исемләнгән концерт белән чыгыш ясадылар.

Шушы көннәрдә «Тургай» приютында Олы Арташ урта мәктәбе укучылары "Балачак-бәхет иле" дип исемләнгән концерт белән чыгыш ясадылар. 

«Балалар-башлангыч сыйныф укучылары, оештыручылар-югары дәрәҗәдә әзерләнгәннәр! Балалар музыкаль әсәрләрне зур кызыксыну белән тыңладылар. Укучыларга, барлык педагогик составка һәм мәктәп директоры Илнур Баки улы Гайбадуллинга рәхмәтебезне белдерәбез. Сезне тагын көтеп калабыз», – диләр приют хезмәткәрләре.


Нет комментариев