«ОНИКС» үзәгендә «Ватан геройлары: Ватаныбыз хакына батырлык» исемле мөһим чара узды
Район яңалыклары

«ОНИКС» үзәгендә «Ватан геройлары: Ватаныбыз хакына батырлык» исемле мөһим чара узды

Чарада укучылар белән ватанпәрвәрлек һәм Ватан алдындагы бурыч турында сөйләштеләр

«Ватан геройлары көне» кысаларында "ОНИКС" мәгариф үзәгендә "Ватан геройлары: Ватаныбыз хакына батырлык" исемле мөһим чара узды. Бу очрашу тере диалог мәйданчыгы булды. Мөхтәрәм кунакларыбыз - махсус хәрби операция ветераннары Рафиков Илдус Ринат улы һәм Рәшитов Рифат Ренат улы, "Солдатка аш" проекты җитәкчесе Фәтхрахманова Гөлнара Шәүкәт кызы, "Ватанны саклаучылар" фондының социаль координаторы  Мәүлетова Әлфия Маннан кызы - шәхси тарихлары белән уртаклаштылар, үзләренең эшчәнлекләре турында сөйләделәр. Укучылар ватанпәрвәрлек һәм Ватан алдындагы бурыч турында мәгълүмат тупладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.


Нет комментариев