Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Полиция хәбәр итә

Август ае вакыйгалары.

Югары Шытсу авылында яшәүче исерек хәлдә, үтерү белән янап, үзенең танышына йодрыгы белән суккан.

Байлар Сабасында яшәүче хатын-кыз, араларында кинәт кенә килеп чыккан конфликт аркасында кулына уклау алып, сәламәтлегенә җиңелчә зыян салырлык көч белән, иренең башына суккан.

Иштуган авылында яшәүче Казаннан кунакка кайткан кеше белән ызгышып китеп, берничә тапкыр аның йөзенә суккан һәм буарга ук ябышкан.

Полиция хезмәткәрләре Лесхозда аек булмаган хәлдә автомобиль белән идарә иткән Сабабаш авылы кешесен тоткарлыйлар. Аның транспорт белән идарә итүгә хокук биргән таныклыгын алдырганына әле бер ел да узмаган булуы ачыклана.

Кем икәнлеге ачыкланмаган кеше Саба авылында яшәүченең банк картасыннан 22 мең сум акчасын урлаган.

Әлеге фактларның барысы буенча да җинаять эшләре кузгатылды.

Биредә китерелгән соңгы фактны күздә тотып, район эчке эшләр бүлеге гражданнарны интернет челтәреннән файдаланып, мошенниклык итүчеләрдән аеруча сак булырга кирәклеге турында кисәтә. Беркайчан да банк картасындагы мәгълүматларны чит кешеләргә әйтергә, үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштыручылар белән сөйләшүләр алып барырга ярамый. Кредитларны интернет аша түгел, ә банк бүлекчәләренә барып, рәсмиләштерү күпкә ышанычлырак.

Людмила Юзеева, штаб начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X