Саба районы буенча эчке эшләр бүлегендә яңа җитәкче
Бүген Саба районы буенча эчке эшләр бүлегенә яңа җитәкче – моңа кадәр Теләче эчке эшләр бүлеге начальнигы вазифасында булган Фәрит Кәримулла улы Гатауллин тәкъдим ителде.
Бүген Саба районы буенча эчке эшләр бүлегенә яңа җитәкче – моңа кадәр Теләче эчке эшләр бүлеге начальнигы вазифасында булган Фәрит Кәримулла улы Гатауллин тәкъдим ителде. Соңгы 13 елда район эчке эшләр бүлеген җитәкләгән полиция полковнигы Васил Исмәгыйлов отставкага китте.
Яңа начальник белән Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары, полиция генерал-майоры Алексей Завгороднев таныштырды.
“Фәрит Кәримуллович сезнең өчен, район өчен чит кеше түгел. Эшләп китәр өчен вакыт бирергә кирәкми. Бүлек хезмәткәрләре аны яхшы белә. Бүлектә кадрлар белән тотрыклы вәзгыять саклана. Алга таба җәмәгать тәртибен саклау эше югары дәрәҗәдә оештырылган булырга тиеш. Коллектив тупланган, тәҗрибәле, югары дисциплиналы. Яңа начальникка бу яктан җиңелрәк булачак. Эше начар барган подразделениегә билгеләнгән кебек тәртипкә саласы түгел. Биредә яуланган позицияләрне тотарга һәм тагын күтәрергә генә кирәк. Шушы җаваплы хезмәттә аңа уңышлар телик”,– диде Алексей Анатольевич.
Фарит Гатауллин Байлар Сабасында туган. Эчке эшләр министрлыгының Алабуга махсус милиция мәктәбендә белем ала. Читтән торып юридик институт тәмамлаган. Карьерасын 2007 елда Теләче районында участок вәкаләтлесе буларак башлый. Полиция участок вәкаләтлеләре, балигъ булмаганнарның эшләре буенча подразделение начальнигы дәрәҗәсенә күтәрелә. 2018 елның апреленнән Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлеге начальнигы – полиция начальнигы булып эшли. 2023 елның ноябреннән Теләче эчке эшләр бүлеге җитәкчесе итеп күчерелә.
Эчке эшләр министрлыгының II һәм III дәрәҗә “За отличие в службе” медале, «За отличную службу в МВД» күкрәк билгесе, «За смелость во имя спасения” медале белән бүләкләнә.
Министр урынбасары эчке эшләр органнарында күпьеллык намуслы хезмәте өчен Васил Исмәгыйловка рәхмәт белдерде, матур ял, бүлеккә һәрвакыт кирәкле кеше булып калуын теләде. Саба муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов район Советының Мактау грамотасын тапшырды. Васил Исмәгыйлов җавап сүзе белән чыгып, республикада иң яхшылардан саналган хезмәт итүчеләр коллективы белән горурлануын һәм алга таба горурланачагын белдерде.
Киңәшмәдә район суды рәисе Дамир Сабиров, район прокуроры Раил Шәймәрданов, Тикшерү комитетының Арча районы бүлеге җитәкчесе Динар Хаҗиев, җәмәгать советы рәисе Рөстәм Исмәгыйлов катнашты. Чыгыш ясаучылар Фәрит Гатауллинга яңа эш урынында уңышлар теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев