Саба Сабантуе батыры билгеле
Сабантуй күрке саналган көрәшне дә быел быел ахырына кадәр караучылар күп булды. Кайбер пәһлеваннарның билләренә салырга сөлге буе да җитмәде.
Саба Сабантуеның абсолют батыры билгеле булды. Әлеге исемгә Олы Шыңардан 21 яшьлек Рифат Ахунҗанов лаек булды. Башта ул 120 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә финалда Иләбәрдән Фәнзил Нуриевны бирелергә мәҗбүр итте. Узган ел күп тапкыр Сабантуйлар батыры Дилюс Закировны откан иде. Абсолют батырга көрәш башлангач, ул авыр үлчәүдә җиңүче булган Эдуард Җәләлиевка (Тимершыктан) туры килде. Халык киеренке көрәш көтсә дә, Эдуард озак тартышмаска булды, Рифат аны берничә секунд эчендә «чиста»га салды һәм тәкәле булды.
Ир-егетләр көрәшендә 6 үлчәү авырлыгында җиңүчеләргә 25 мең, батыр асты калучыларга –20 мең, 3нче призерларга 15 мең сум акча салынган букчалар бирелде.
Батырлар: Нияз Хәлиуллин (65 кг.), Алмаз Биккинин (75 кг.), Салават Гәрәев (85 кг.), Делюс Закиров (100 кг.), Рифат Ахунҗанов (120 кг.). Эдуард Җәләлиев (120 кг.).
Икенче призерлар: Нурсил Хаҗипов (65 кг.), Аяз Тимерханов (75 кг.), Язнур Гарипов (85 кг.), Ильяс Хуҗиәхмәтов (100 кг.), Фәнзил Нуриев (120 кг.), Айзат Сәмигуллин (120 кг.нан югары).
Өченче призерлар: Илфат Габдерахманов (65 кг.), Рим Газизҗанов (75 кг. Иштуган), Ранис Таштиев (85 кг.), Нияз Зарипов (100 кг.), Илмас Сәлахов (120 кг.), Данис Закиров (120 кг.нан югары).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев