Саба ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Зөлфәт Ганиевны бүләкләделәр
Район яңалыклары

Саба ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Зөлфәт Ганиевны бүләкләделәр

Хезмәтләрен хөрмәтләп

  Саба ветеринария берләшмәсе башлыгы Зөлфәт Ганиев Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе коллегиясе утырышында үзенең һөнәри эшчәнлегенә югары бәя алды. Тармак үсешенә зур өлеш керткәне һәм хезмәт вазыйфаларын намус белән башкарганы өчен аңа Татарстан Министрлар Кабинетының Рәхмәте белдерелде.

Бүләкне авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров шәхсән үзе тапшырды, ул Зөлфәт Ганиевның авыл хуҗалыгы терлекләренең иминлеген тәэмин итүдәге һәм халыкның сәламәтлеген саклаудагы роленең мөһимлеген ассызыклады. Зөлфәт Рифкать улын  котлыйбыз һәм алдагы эшендә зур уңышлар телибез.


Нет комментариев