Сабада яңа елның беренче сабые дөньяга килде
Район яңалыклары

Сабада яңа елның беренче сабые дөньяга килде

Шатлыклы хәбәр!

   Район үзәк хастаханәсенең балалар тудыру бүлегеннән 2026  елның тәүге сабые туу турындагы шатлыклы хәбәр килеп иреште. Бәби кичә 4 гыйнвар көнне дөньяга килгән.

  Бәхетле әни белән әти Шәмәрдән авылыннан Алисә һәм Айнур Әхәтовлар. Кыз баланың авырлыгы 3 кило 400 грамм, буе – 57 сантиметр. Әхәтовлар гаиләсендә тагын 3 бала – 9 яшьлек малай (Самат), 7 һәм 12 яшьлек  ике кыз (Мәдинә һәм Самира) үсеп килә. Табиблар сүзләренчә, баланың да, әнисенең дә хәле яхшы дип бәяләнә.

Бәхетле гаиләне тагын бер кызлары тууы белән котлыйбыз! Игелекле, тәүфыйклы , сау-сәламәт булып үсүен телибез!

Фото ИИ


Нет комментариев