Туган көн иясенә Россия Президенты В.В.Путинның Котлау хатын Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Вәлиев тапшырды.
Хезмәт ветераны Гөлбану Гайфи кызы Филиппова Кукмара районы Киндер-Күл авылында дөньга килә. 7 класс белем ала. 1947 елда баш киемнәре тегүче Ядегәр артеленә урнаша, анда 3 ел кассир булып эшли. 1950-1957 елларда Авторотада кассир булып эшли. 1957-1985 елларда Шәмәрдән ит комбинатында хезмәт куя, шуннан лаеклы ялга чыга. 1952 елда кияүгә чыга, 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Тормыш иптәше белән 40 ел тигез гомер итәләр, 1995 елда тол кала. Хәзерге вакытта улы Валерий гаиләсе белән яши, 6 оныгы 10 оныкчыгы бар.


Нет комментариев